Рузаевкада тагын алданганнар
Мордовиядә яшәүче, әтисе сак-лап калу максатыннан биргән миллион ярым сумнан артык акчасын, мошенникларның «Куркынычсыз счетына» күчергән!
Россия Эчке эшләр министрлыгының Рузаевка районы буенча дежур частенә 34 яшьлек җирле кеше мөрәҗәгать иткән. Ул аңа карата кылынган мошенниклык турында хәбәр иткән. Зыян күрүче сүзләренчә, 26 ноябрьдә аңа башта янәсе ФСБ хезмәткәре, ә аннары «Росмониторинг» вәкиле шалтыраткан. Әңгәмәдәшләр хәбәр иткәнчә, аферистлар аның «Госуслуги» порталындагы шәхси кабинетына керү мөмкинлеге алган һәм барлык акчаларын урларга мөмкиннәр. Санкцияләнмәгән гамәлләрне булдырмау өчен акчаларны кулга төшерергә һәм куркынычсыз счетка күчерергә кирәк, дигәннәр.
Шалтыратучыларның күрсәтмәләре буенча, гариза бирүче банкка юл тота, анда әтисенең 1 миллион 600 мең сум акчасын алып, аны саклап калу максатыннан тапшыра. Шуннан соң ул телефонга түләү системасы кушымтасын урнаштыра һәм бөтен акчаны банкомат ячейкасына кертә. Берникадәр вакыттан соң, уздырылган финанс операциясенә карамастан, аферистлар кабат гариза бирүче белән элемтәгә керәләр һәм җинаятьчеләрнең аның акчаларын урларга чираттагы омтылышлары турында сөйләшүне дәвам иттерәләр. Алдау корбаны булуын аңлап, зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта мошенниклыкка катнашы булган затларны билгеләүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы гамәлгә ашырыла.
Мордовия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы шуны искәртә: шикле финанс операцияләре турында хәбәр ителсә, кичекмәстән сүзне өзәргә һәм банк картасының арткы ягында күрсәтелгән телефон номерына шалтыратырга кирәк.
Сак булыгыз!