«Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсында катнашучылар арасында «Газпром газ бүлү Саранск» җәмгыятчелегенең Темников шәһә-рендәге филиалы вәкилләре бар иде (ул өч районга хезмәт күрсәтә: Темниковский, Теньгушевский, Ельниковский). Конкурсантлар төрле катлаулыктагы биремнәрне үтәгәннәр, һөнәр осталыкларын күрсәткәннәр һәм өч номинациянең һәркайсында призлы урын да алганнар. - Безнең оешмада һөнәри осталык конкурсы ел саен үткәрелә, - ди «Газпром газ бүлү Саранск»ның Темников шәһәрендәге филиалы җитәкчесе Фарид Набиулла улы Урусов. - Эретеп ябыштыручылар арасында һәрвакыт иң яхшыларны гына билгели идек. Әмма быел иң яхшы слесарьларны да, иң яхшы машина йөртүчеләрне дә сайладык. Моны гадел карар дип саныйм, чөнки бу һөнәр вәкилләренең осталык дәрәҗәсенә таләпләр арта. Иң яхшыларны ачыклау тәҗрибәне хезмәттәшләр арасында тарату өчен кирәк.
Конкурс ике этапта уздырылды һәм ике өлештән торды: теоретик -тестлаштыру Темниковта иде һәм практик - конкрет биремне үтәү Саранскта булды. Төп критерийлар - вакыт һәм сыйфат.
«Йорт эчендәге газ җиһазлары хезмәтенең иң яхшы слесаре» номинациясендә республика буенча икенче призлы урын Ринат Урусовка бирелде. Хезмәттә белгеч 11 ел эшли. Газ җиһазларының төзексезлекләрен эзләү, аларны бетерү, шулай ук газ казаннарына һәм плиталарына техник хезмәт күрсәтү - аның турыдан-туры хезмәт бурычлары, шуңа күрә биремне ул оста башкарган. Хәер, икенче урын - беренче урын түгел һәм аңа омтылырлык нәрсәләр бар.
- Конкурста беренче тапкыр катнаштым, - дип сөйли Ринат Наиль улы Урусов. - Әлбәттә, дулкынландым. Беренче чиратта җитәкчелекне һәм коллективны уңайсыз хәлгә куярга курыктым. Барысы да бик җитди иде: комиссия, бернинди «шпаргалкалар» юк, тирә-юньдә видеокүзәтү. Практик биремне тиз һәм сыйфатлы башкардым. Әмма киләсе елда беренче урынны алу өчен теорияне өйрәнергә кирәк.
«Полиэтилен торбаларны эретеп ябыштыру буенча иң яхшы бригада» номинациядә эретеп ябыштыручылар Руслан Хозин һәм Сергей Соколов катнашты. Алар команда. Теоретик сорауларга җавап биреп, алар зур диаметрлы (160 мм) полиэтилен торбаның контроль тоташуын эретеп ябыштырганнар. Алынган нәтиҗә бригаданы мактау пьедесталында өченче урынны билгели.
- Ярыш шартлары таныш. Барысына да күнеккән, барысы да билгеле, җиһазларны үзебезнекен кулландык, - диләр конкурсантлар. Ләкин хезмәт көннәрендә без бу эшне ашыкмыйча эшлибез (тоташтыргычны эретеп ябыштыруга бер сәгать чамасы вакыт китә), ә анда барысын да мөмкин кадәр тизрәк эшләргә кирәк иде. Без яхшы тәҗрибә тупладык. Эшебезне яратабыз. Осталыкны камилләштерәчәкбез.
«Иң яхшы машина йөртүче» номинациясендә өченче урынны Александр Михалин алган. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү имтиханын бик яхшы тапшырган һәм автомобиль йөртү буенча мастер-класс та күрсәткән.
Мондый конкурсның төп максаты - һөнәри осталыкны күрсәтү. Темниковлылар үзләренең республикада иң яхшылардан булуын исбатлаганнар.
Фотода: «Иң яхшы слесарь» - Ринат Урусов; «Иң яхшы машина йөртүче» - Александр Михалин; «Иң яхшы бригада» - Руслан Хозин белән Сергей Соколов.

Наилә НАСЫРОВА