Ринат Кугушевка рәхмәт!
Үткән атнада Рузаевка шәһәре Карл Маркс урамының 94 йортында янгын чыккан.
Йортта яшәүче кызны һәм аның өй хайваннарын шәһәрнең ПСЧ №4 хезмәт итүче янгын сүндерүче Ринат Равиль улы Кугушев янгыннан чыгара. Шул вакыт яна башлаган йорт хуҗабикәсе, шок булганга, вакытында ярдәм итүче кешегә рәхмәтләрен белдерә алмаган. Шуңа, соң булса да уң булсын дигәндәй, үзен һәм кече юлдашларын коткаручы Ринат Кугушев исеменә социаль челтәрдә һәм “Новости о Саранске и Мордовии” аша Зур рәхмәтләр юллаган.
Янгын сүндерелгән, үлем-үтем юк.