Казанда «Татар моңы» VIII Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты узды. ТНВ каналыннан Мордовиябез татарлары бу концертны карады.
Икенче турга 70 конкурсант үткән иде. Җиңүчеләр исемлегендә - 29 кеше. Шуларга өстәп, дүрт конкурсант Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус призына ия булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус бүләге Мордовиябездән Ләйсән Байбиковага тапшырылды.
Мордовия татарлары ихлас күңелдән котлап матур теләкләр, тагы да зур уңышлар тели Ләйсән Байбиковага!