Россиянең үткән һәм хәзерге батырлыгын, рухи кыйммәтләрен саклап калу өчен Рузаевка районы Татар Пешлә урта гомуми белем бирү мәктәбендә ел саен 3-9нчы декабрь көненә  кадәр Ватан Батырлары көненә багышлап, класстан тыш кичәләр үткәрелә.
Шулай, 9нчы декабрь көнне 10нчы сыйныфта бәйрәмнең тарихы, халыкның батырлыгы турында класс җитәкчесе белән укучылары сөйләде. Батырлык һәм намуслык темасына әңгәмә үткәрдек. Укучылар шигырьләр сөйләде («Россия», «Сугыш ордены белән бүләкләнә...»), җырлар җырланды («Синең өчен Ватан-Ана»), Бөек полководецлар турында докладлар ясалды (М.И.Кутузов белән М.Б.Барклай-де-Толли), «Ватан Батырлары: үткәннәре һәм хәзергеләре»  темасыны презентацияләр күрсәтелде, Георгий тасмасы тарихы турында да искә алдык. Георгий тасмасы – ул мәңгелек гасырлар символы, сугыш кырларында сугышчыларның батырлыгын җанландыру, дигән сүз. Бер бүләк элементы өчен үз җаннарын да кызганмаганнар.
Аннан соң Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар һәйкәле янынына чәчәкләр куярга юл тоттык.Укучылар һәйкәлгә чәчәкләр куйганнан соң, бер минут телгә килмичә тордык һәм һәйкәл янын кардан чистарттык. Шундый күңелле үтте бу көн! Актив катнашкан укучыларымны әйтми булдыра алмыйм. Алар: Бадамшин Адель, Ларина Альбина, Люртяева Амина, Кузиков Ильдар, Нарваткин Петр. Олы һәм кече Ватаннарын яратып үсә алар.

Сания Саляева