Ләмберә авылының «Сельхозтехника» микрорайонында «Чиста су» региональ проекты кысаларында ике скважина бораулау һәм 500 метр озынлыктагы магистраль суүткәргеч төзү эшләре бара. Шулай ук җир асты резервуарларын һәм су чистарту станциясен төзү буенча чаралар планлаштырылган.
Региональ проектның максаты - су белән тәэмин итү һәм су әзерләү системаларын модернизацияләү юлы белән, перспектив технологияләр кулланып, эчә торган суның сыйфатын арттыру. 2024 елга план буенча, үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларыннан сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителгән Мордовия халкы өлеше, 2017 елга караганда, 92,5% ка кадәр артырга тиеш. ГИО «Бурвод» дигән бораулаучылар бригадиры, тумышы белән шул ук районның Татар Тавласы авылыннан Юнир Мяксум улы Алмакаевка да сусызлык проблемалары билгеле һәм аңлаешлы. Аның бригадасы мөмкин кадәр тизрәк һәм, иң мөһиме, күптән көтелгән скважинаны сыйфатлырак борауларга омтылып, намус белән эшли. Яңа елга кадәр эшне тәмамларга тырышалар.