Мордовиядә истәлекле даталарны билгеләп үттеләр
Декабрь ае башы истәлекле көннәргә бай. 2024 елның 3 декабрендә, Россиядә истәлекле дата - Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Темников районы Митрялы авылы китапханәсе заведующие Венера Рәшит кызы Ялышева белән Митрялы клубы заведующие Зәйнәб Шамиль кызы Утешева һәм Н.Авкимановский авыл клубы заведующие Николай Иванович Чапаев бу көн алдыннан башта һәйкәлнең тирә-ягыннан карны чистарттылар, ә бәйрәм көнне чәчәкләр куйдылар.
“...Бу көнне безгә шушы искиткеч дөньяны һәм аяз күкне бүләк иткән батыр солдатларыбызның ныклы иманын һәм фидакарьлеген искә төшерергә кирәк. Кайбер исемнәре билгеле булмаса да, без бу кешеләргә бәхетебез һәм тормышыбыз өчен һәрвакыт рәхмәтле булачакбыз”, - дип язылган иде сайтларында.
Мордовиядәге һәрбер мәктәптә дә Билгесез солдат көненә багышланган чаралар үтте. Тагы Инвалидлар көне дә, Юристлар көне дә 3 декабрьдә иде; моңа да багышлап чараларның төрлесен уздырганнар. Мәсәлән, Саранскта Билгесез солдат көне уңаеннан, “Хәтер шәме” акциясе узды. Ә тугызынчы декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне Саранскның Җиңү мәйданында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, Татар Пешлә авылы администрациясе, клубы, китапханәсе вәкилләре белән бергә, һәйкәлләре янында зур чара үткәргәннәр.
- Һәлак булганнар истәлегенә үткәрелгән бер минут тынлык безнең һәрберебезгә бүген булган тынычлык һәм ирекнең бәясе турында уйланырга мөмкинлек бирде. Шуны истә тотарга кирәк, безнең һәрберебез илебезне саклаучылар турындагы хәтерне сак-лауга үз өлешен кертә ала. Мондый чаралар җәмгыятьне берләштерүгә һәм граждан җаваплылыгын формалаштыруга ярдәм итә, - ди Сабина Руслан кызы Макунина, Татар Пешлә мәктәбенең тәрбия һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе.