Татар халкы тарихында лаеклы урын алган җәүһәр ул гармун. Асыл ир-егетләр илен-җирен саклап яуга киткәндә дә җилкәсенә гармунын салган, аны тартып кайгы-сагышын баскан. Мәхәббәт шаһиты да ул гармун, сөйгән ярларга тирән хисләрне җиткерүче дә. Хәтерләсәгез, һәрбер авылда охшаш күренеш – яшьләр урам буйлап гармун тотып җырлап үтә. Күпме йөрәкләрне кавыштырган бит ул. Кыңгыраулы атлар белән авылга килен төшкәндә дә иң түрдә гармунчы – затлы кеше булган. Чөнки алар кеше күңелен тәрбияләүчеләр. Заманалар үзгәреш кичерә. Әмма гармунчыларның абруе кимеми. Мәң-гелек кыйммәтләрне саклаучыларга халык баш ия, гармун моңы безне якынайта, берләштерә. Шуңа да күп кенә төбәкләрдә, шәһәр-районнарда әлеге уен коралын зурлап төрле бәйрәм чаралары үтә. Мордовиянең Ләмберә районы да талантларга үтә бай як. Һәрбер авыл җирлеге оста, сәләтле гармунчылары, баянчылары белән чын-чынлап мактана ала. Мин дә шундый гармунчыларның берсе белән таныштым. Ул – «Уйна, гармун» район һәм республика конкурслары лауреаты, Түбән Новгород шәһәрендә төбәкара фестивальләрдә катнашучы «Саранск шәһәр округы мәдәният сарае» гармунчысы Зыя Зәкәрья улы Максутов.
Зыя Зәкәрья улы Ләмберә районы Татар Свербейка авылында бердән-бер гармунчы булган җиде балалы (өч ул һәм дүрт кыз) Зәкәрья Ильяс улы гаиләсендә туа. Гаиләдә абыйсы белән икәү әтиләреннән гармунда уйнарга өйрәнеп калалар. Гармунда ничә яшьтән уйнавы турында сорадым. Ул, истәлекләрен яңартып:
- Мин җиде яшьтән гармунда уйныйм, ә инде дүртенче, әллә бишенче сыйныфларда укыганда туйларда мөстәкыйль уйный башладым. Ул заманда гармунчылар аз, ә туйлар күп иде, шуңа күрә ике ай алдан чакырып куя иделәр гармунчыны. Әтием бер авыл туенда уйнаса, мин – икенчесендә. Шулай, бер сеңелем Казанга кияүгә чыкты. Мин туйда гармун уйныйм: гармун тавышын ишетәләр, ә гармунчысын күрмиләр. Минем буем кечкенә булганга зур гармун артыннан күренми дә идем, янтаудан – кырыйдан мине килеп карадылар. Көлеп: аннары ястыкка утырттылар – барыбер әтием Горький шәһәреннән алып биргән беренче зур “Беларусь” исемле гармун артыннан күренмәдем.
Ә бүген рус, татар телендә җырлар башкарган, башкаларны җырлаткан ничәмә-ничә конкурс лауреаты, җиңү-чесе булган гармунчы Зыя Зәкәрья улы Максутов коллекциясендә төрле-төрле тавыштагы (тональностьтәге) җиде гармуны бар. Әтисе васыяте буенча, гармуннарын уйнап торырга да бирә. Ул: “…Әти әйтә торган иде, гармунчы гармуныңны җырлатырга килеп сораса – бир, әпәй түгел – ашалмый.” Әтисенең васыятын истә тота.
Ул, Ходай биргән сәләт буенча гармунчы, көйләп үзе дә җырлар җырлый. Ә бит Зыя Зәкәрья улы Татар Свербейкасында туган булса да, армия сафларыннан хезмәт итеп кайткач, Пензятка авылындагы “Жданов” колхозында 30 ел! тракторчы булып хезмәт итә һәм шунда яши дә. Көз көне уңышны җыярга комбаинга утырган. Гаилә тормышы да матур аның. Аш-суга оста тормыш иптәше Сәмиулла кызы Альмира Максутова белән бергә бер кыз - Алсу (Саранск шәһәренең 20 номерлы балалар бакчасы заведующие), бер ул – Айдар (Саранск төзү оешмасы прорабы) үстерәләр; өч малай оныклары – Рамиль, Рустам, Артур аларның бәхетен арттыра. Альмира Сәмигулла кызы да җырга оста. Икәүләшеп тә төрле җырларны сәхнәләрдә башкаралар.
Киләчәккә планнары белән дә кызыксындым язма героемның. Пензятка авылында гомер итүче Зыя Зәкәрья улы Максутов виртуоз гармунчы да, рус һәм татар телләрендә лирик җырлар, такмаклар да башкаручы да. Күптән түгел “Шумбрат, Мордовия!” республика конкурсында катнашкан, үткән атнада аншлаг белән Пензятка клубында Әниләр көненә багышланган матур концерт куйганнар, январь аенда үтәчәк «Уйнагыз, гармуннар!» республика фестиваль-конкурсында катнашачак; аңа әзерләнә.
Гармун – ул халыкның күңел көзгесе. «Утырмагыз урындыкка Гармунчылар утырсын. Бөгелә-сыгыла гармун уйный, Ул ничек онытылсын!» тикмәгә генә әнә шулай дип җырламыйлар бит. Бүген көн таләпләре үзгәрсә дә гармунга җырлау элеккечә үк популяр. Зыя Зәкәрья улы хәзер дә туйларда, юбилейларда рәхәтләнеп гармунын да сайрата, үзе дә сайрый.

Наилә НАСЫРОВА