Туган телне саклау һәм үстерү – көнүзәк мәсьәлә, чөнки телнең яшәеше, үсеше халыкның аны көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә куллануына бәйле. Туган тел – бала тугач та үзләштерелә башлаган олы хәзинә. Менә шул туган татар телебезне яратырга,белергә омтылыш тудыра да инде балалар бакчасы тәрбиячеләре.
Белүебезчә, билингвизм - ике телдә иркен аралаша алу, ситуациягә карап, бу телләрне кирәк чакта куллана белү. Җир шарындагы халыкның 70% 2 яки 3 телдә сөйләшә, чөнки күп кенә илләрдә 3-4 тел дәүләт теле санала. Бу эшне гаиләдә башлап, балалар бакчасында дәвам итү уңай җимешләр алып килә. Дәлилгә мисаллар байтак. Соңгы берничә дистә ел дәвамында галимнәр тарафыннан уткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, икетеллелек балада хәтердә калдыру, логик фикерләү, отып алу, аңлау һәм анализ ясау тизлеген арттыра. Андый балалар теләсә ниди ситуациядә дә югалып калмыйлар, башка балалар белән аралашуга җиңел баралар һәм киләчәктә чит телләрне үзләштерүгә ансат биреләләр.
Озак еллар балалар бакчасында ике телдә тәрбия бирүнең милләтара аралашуга да уңай йогынтысын күрәбез. Рузаевка районы Татар Пешлә авылы балалар бакчасында, Ләмберә районы катнаш типтагы 3 номерлы балалар бакчасында (МБДОУ «Лямбирский детский сад №3 комбинированного вида») төрле милләт вәкилләре тәрбияләнә. Бу бакчаларда татарлар белән бергә рус, мордва һәм башка телле балалар, катнаш (икетелле) гаиләләрдән дә балалар тәрбияләнә. Тәрбиячеләр балаларны татар, мордва һәм рус  халкы мәдәнияты белән таныштыралар, төрле халыкларның биюләрен өйрәтәләр, уеннарын балалар белән бергәләп уйныйлар. Бакчаларда үткәрелгән чаралар татар, рус, мордва телләрендә оештырыла.
Татар Пешлә-сендәге балалар бакчасын җитәкләгән Галия Хәйдар кызы Дубинникова белән беренче очрашуда балалар бакчасының проблемаларыннан «күз ачарга» булмады – иске агач бина, кышын-салкын, яз башында – ташу суыннан утрауда калулар, бүлмәләрнең кечкенәлеге...Әмма бу шартларда да тәрбия процессы тулы күләмдә алып барыла иде.
- Бүген – катлы матур зур бина (үткән ел ачылды), иркен бүлмәләр, барлык таләпләргә җавап кайтарган пищеблок, физкультурно-музыкальный зал, логопед бүлмәсе, медицина блогы...- дип төзеп китте бакча җитәкчесе Галия Хәйдаровна. Аның шатлыгы тавывышыннан ук сизелде. - Эчтәлекле тәрбия эшләре тагы да зур үрләрне яулап килә: үткән 2016нчы елда - Рузаевка районы балалар бакчалары арасында оештырылган конкурста «Трудовое соперничество» кубогын яуладык, күптөрле конкурсларда (муниципаль, республика, регионара, халыкара) җиңүчеләребез җитәрлек. Мәсәлән, «Яңа ел әкияте» дигән республика конкурсында берьюлы 5 призлы, икессе - беренче (Айгөл Кильмямятова, Дамир Карабанов), икенчене - Арслан Муратов яуладылар, - ди коллективының уңышларына шатланып.- Татар Пешләбез балаларының әти-әниләре дә бик активлар; теләсә кайсы чарада теләп катнашалар, рәхмәт яугырлары. Бу барысы да коллективның тырыш хезмәте җимешләре. Коллективта тәҗрибәле тәрбиячеләр белән бергә яшь белгечләр дә эшли. Алар тырышлар, профессияләрен яратып уңышларга ирешәләр. Мәсәлән, Галия Рафаэль кызы Саитова, дүрт ел эш стажына карамастан, беренче квалификация категориясенә аттестацияләнде, 2015 елда район Главасы Премиясенә лаек булды. Елена Ивановна Галешева – музыка буенча җитәкче. Ул бар концертларны югары дәрәҗәдә оештыра; сәләтен тормышка ашырып эшли. Диана Рәшит кызы Муратова турында да профессиясенә тугрылыклы белгеч, дип мактый алам. Ә Кадрия Габдулхак кызы Гурина, Атказанган исем йөртүче, Главабыз Грантын яулаган, 1 категорияле тәрбияче. Ул татар телен, мәдәниятын группадагы татар милләтле балага гына түгел, рус, мордваларына да җиткерә», - дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем.
Галия Хәйдар кызы Дубинникованың сүзләрен ишетеп кенә түгел, ә үзе, коллективы турында күреп беләм. Мәгариф белгече буларак, бәянең дә чынлыгын дәлиллим. Чыннан да, Татар Пешләсе авылы балалары бакчасында тырыш җитәкченең үзе төсле тырыш коллективы.
Туган телне саклау һәм үстерү – көнүзәк мәсьәлә, чөнки телнең яшәеше, үсеше халыкның аны көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә куллануына бәйле, дидек. Бу Кадрия Габдулхак кызы Гурина (фотода уңнан беренче) хезмәтендә төп урынны алып тора. Ул: “Хәзер балалар бакчалары мультимедия җиһазлары, таратма һәм күрсәтмә әсбаплар, аудио һәм видео материаллар, төрле телләрдә мультфильмнар, балалар өчен эш дәфтәрләре белән тәэмин ителеп килә. Бу әсбаплар яхшы уйланылган, бик матур рәсемнәр белән эшләнгән, балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч, аларның яшь үзенчәлекләре исәпкә алынган, куллану һәм саклау өчен гаять уңайлы һәм заманча. Рольле уеннар үткәргәндә дә (әле генә әни-әтиләр катнашы белән “Кибеттә” дигәнен үткәрдек) еш кулланам, - ди эше турында. - «Тукай язы» бәйрәмнәре, «Олылыр көне» һәм башка кичәләрдә Габдулла Тукайның «Бала белән күбәләк», «Куркак куян»ын сәхнәләштерәбез. Балаларыбыз матур иттереп ятлаган шигырьләрен конкурсларда («Живое слово» конкурсында ике беренче урын; Айсель Шатаева «Бабамның медальләре», Адель Мурсякаев «Мин солдат булам») сөйләп призлы урыннар яулыйлар. Шулай иң актив балаларым арасында Айсель Шабаева, Адель Мурсякаев, Яна Курмаева, Ислам Абдуллов һәм башкаларын әйтә алам. Алар сәхнәләштерәләр дә, шигырь дә сөйлиләр, татар биюен дә бииләр. Әле генә Мәдәният йортыбызда «Узы дружбы» дигән чара үткәрдек. Тәрбиячеләр, шул исәптән мин, чыгышлар ясадылар, балаларыбыз үзләренең сәләтле чыгышлары белән тамашачыларны сокландырдылар, дип кыска гына эшенә экскурс ясады.
Илебезнең киләчәге алар кулында. Менә шулай Рузаевка районы Татар Пешлә балалар бакчасында милли-мәдәни тәрбия бирәләр.

Наилә Насырова