Кадошкино районы Потмы авылында Дания Амин кызы Еналеева туып-үскән. Ул гомерен мәгарифкә багышлаган кеше. Мордовиянең Атказанган мәгариф хезмәткәре.
Потмы болыннарын басып ала
Иса суы язын, киң ташу.
Артугылда шомырт чәчәк ата,
Хуш исләрдән әйләнер башың.
Оҗмах кебек синең табигатең,
Урманыңда шаулый усаклар,
Туган ягым исләремнән чыкмый,
Кайда гына калды ул чаклар? Синең яргаланган сукмакларың
Күз алдымнан бер дә китмиләр,
Су буенда моңлы камышларың
Мәңге бетмәс көйне көйлиләр.
Сагындыра газиз авылкаем,
Төшләремә кереп уята,
Вакыт тарта туган нигезләргә,
Уйлата да үзе, елата.
Булган югалтулар хәтерләрдә,
Үткәннәрдән үзәк өзелә.
Узган еллар, гүя очкан кошлар,
Күңел кырларына төзелә.
Хыялым бар: Ташлык янындагы
Чишмә суын барып багарга.
Еллар үтүенә карамастан,
Тиеш әле ул су агарга...
Якташларым! Күп сәламнәр сезгә,
Тормышыгыз булсын бәласыз,
Бөтенегез миңа шундый якын,
Кадерлеләр булып каласыз.