Регина Солдаткина Н.П.Огарев исе-мендәге МГУның юридик факультеты гражданлык-хокукый профиль буенча белгечлек әзерләү бүлегендә 4 курста укый. Сөйкемле, максатчан кыз белем дә ала, эшли дә.
– Киләчәк профессиямне озын-озак сайладым, аның турында күп уйлар уйладым, – ди студентка. – Башта ведомственный вузга укырга керергә, зур шәһәрдә яшәргә хыялланган идем. Ә соңыннан Мордовиядә яшәргә һәм эшләргә тиешлегемне аңладым. Туган ягыңны, республикаңны матурлатырга кирәклегенә төшендем. Мәктәпне тәмамлагач, документларымны МГУ-ның юридик факультетына тапшырдым. Бирегә укырга керүемне дөрес юлдан киттем дип саныйм. Университетыбызда укырга кызыклы, тик ялкауланма гына!
Максатына тугъры ул. Регина югарыда билгеләгән тормыш кагыйдәләренә көн саен ашкына һәм нәтиҗәләре дә озак көттереп тормый: югары белем йортында баштагы өч уку елында тик югары академик стипендия алып укый, ә дүртенче курста - Россия Федерациясе Правительство стипендиаты була! Бар яктан да актив Регина Солдаткина гражданлык, җинаять, хезмәт хокукы буенча вуз, регионара һәм бөтенроссия олимпиадалары призеры һәм җиңүчесе, студентларның фән җәмгыятьчелеге әгъзасы; үзенең фәнни язмалары бар.
- Миңа, киләчәктә хезмәт юнәлешен сайлау өчен, «Юриспруденция»нең зур спектрда булуы – дәүләт хезмәте, шәхси практика, корпоратив сфера һәм хәтта укыта алу мөмкинчелеге ярдәм итә, – дип уртаклаша Регина. – Бу киләчәк тормышыбызны теләгәнчә, олы өметләр куеп төзергә ярдәм итә. Яулыйсы үрләр күп әле...
Уку белән параллель рәвештә, Регина Солдаткина юридик фирмада хезмәт итә. Бу аңа өстәмә тәҗрибә тупларга ярдәм итә. Регина вакытын файда белән үткәрергә ярата; яңа белем аны кызыксындыра. Ул укыган факультетының «Комета» педагогик отряды составында Подольск шәһәре янында урнашкан «Мечта» лагеренда вожатый булып та эшли, ә Саранскта футбол чемпионаты үткән вакытта волонтер була – чит ил кунакларын ташырга ярдәм итә. Бер минутын бушка үткәрми!
- Туганнарың дусларын белән аралашырга вакытың каламы, - дип кызыксынам.
- Сез нәрсә, - дип елмая ул, – ял итәргә, яраткан эшем белән шогыльләнергә һәм дусларым, туганнарым белән аралашырга да вакыт табам. Үземнең туган Кочкурово районы Качелай авылымны, андагы туган йортымны бик тә яратам һәм һәр атна әти-әнием янына киләм; дусларымны да алып килгәлим. Мин әни-әтиемне бик тә яратам, аларга чиксез рәхмәтлемен.
Регина Солдаткина алга куйган планнары белән дә уртаклашты: бакалавриатны тәмамлагач, читтән торып магистратурада укырга уйлый. Ә алган белемен тормышка ашыру өчен, эшләргә тели. Тагы хыялында икенче югары икътисади (экономическое) белем алу.
Студент еллары – искиткеч матур чак. Кемнәр өчендер студент еллары инде артта калып, сагынып сөйләр хатирәләре генә күңел кылларын чиртә. Бүгенге көндә ул исемне горур йөртүче студент яшьләребезгә дә ак көнләшү белән көнләшеп тә, сокланып та карыйбыз. Ә бит студент чакта сайлаган профессия алу белән бергә яңа мөмкинчелекләр, перспективалар ачыла; чын дуслар барлыкка килә. Бу планлаштыру һәм ышанулар вакыты. Һәм аларның, хаттә иң-иң амбициозларының, тормышка ашуына ышанасы килә. Яулагыз биек үрләрне...

Н.Хәлил