Блокадалы Ленинград Сания Алим кызы Богданованың язмышына мәңгегә язылган. Аңа балачагында ук Нева шәһәренә фашистлар һөҗүме дәһшәтләрен кичерергә туры килә. Ул чорның авырлыгын күз яшьләрсез генә җиткерү өчен кайчагында сүзләр җитми. Биш яшьлек Алим кызы Санияне Ленинградтан туган Краснослободск якларына мөмкинлек тугач ук алып киләләр. Бу шәһәрдә бетмәс-төкәнмәс бомбалар, снарядлар шартлаулары, сугыш сиреналары өзелү, шулай ук җимерелү, ачлык, салкында туңып яшәүләре баланың куркулы хатирәләрендә озак еллар үткәннәр тавышы булып саклана.
Сания Алим кызы Богданова «Блокадалы Ленинградта яшәүче» («Житель блокадного Ленинграда») статусына һәм билгесенә ия. Россиянең Хәрби дан һәм Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көнендә, «Блокадалы икмәк» Бөтенроссия акциясен уздыру көнендә аны, якташы Зинаида Петровна Федосеева белән бергә, Краснослободск районы ветераннар советы рәисе А.Н.Шпагин, ГКУ  «Соцзащита населения по Краснослободскому району РМ» директоры Т.И.Горбылева һәм «Поиск» күппрофильле лицееның эзтабарлар отряды гвардеецы Артем Мулланов каршы алды. Азык-төлек җыелмасы тутырылган пакетларны тапшырып, рәхмәт сүзләрен әйттеләр; иминлек һәм сәламәтлек теләделәр. Бу очрашу блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә рәхмәт кенә түгел, дәһшәтле фашистларны җиңгән совет солдатларының батырлыгы турында хәтер чагылышы да булды.