Бу акцияне “Бердәм Россия” партиясе ярдәме белән үткәрелә.
Кадошкино районында яшәүче пенсия яшендәге кешеләр бу игелекле эштә актив катнашалар. Хатын-кызлар махсус хәрби операция сугышчылары өчен җылы әйберләр бәйлиләр, алар фронтка гуманитар йөк белән җибәрәләр.

Латышовка авыл җир-легендә яшәүчеләрнең акциядә ничек катнашулары турында авылның “Бердәм Россия” партиясе беренчел бүлекчәсе сек-ретаре Надия Байчурина сөйләде.
- Без “Герой өчен җылылык” акциясенә дә кушылдык. Җылы әйберләр бәйләгән җылылык һәм мәхәббәт безнең яклаучыларга бирелүен бик телибез.
Өлкән буын вәкилләре, «Изге нур» фольклор ансамбле әгъзалары инде профессиональ рәвештә оекбаш бәй-лиләр. Хатын-кызлар һәр оегына үз җаннарын салалар. Өлкән буын гына түгел, яшьрәкләр дә сугышчыларыбызга ярдәм итәргә теләк белдерделәр. Латышовка авыл җирлеге депутаты, өч авылга хезмәт күрсәтүче фельдшер-акушерлык пункты мөдире Безрукова Татьяна да сарык йоныннан җылы оекбашлар бәйли. Апалары Гөлнара Вяльшина белән Галия Арюкова, пенсионерларның бер өлеше - Донская Надия, Тураева Равиля, Горбунова Галина кебек, йоннан оекбашларны өйләрендә бәйлиләр.
Бәйләнгән әйберләр һәм акция кысаларында җыел-ган хатлар район китапханәсенә тапшырыла. Моннан “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе районнан посылка формалаштырачак, соңыннан ул алдынгыларга юл тотачак.