Мордовия халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен маскировкалау челтәрләре үрә, блиндаж шәмнәрен коя, җылы әйберләр бәйли, гуманитар ярдәм күрсәтә... Бүген Инсар районы социаль яклау хезмәткәрләренең “Җиңү челтәрләрен” тизрәк тукырга теләкләре зур. Мәшгульлек үзәге - Центр занятости хезмәткәрләре, җитәкчеләре Роза Рафик кызы Долотказина белән бергә, җиңүгә үз өлешләрен кертә: камуфлаж челтәрләре тукый һәм блиндаж шәмнәрен ясый. Тасмаларны кисеп тә алып килергә мөмкин. Озынлыгы 20 сантиметрдан артмаска тиеш, киңлеге якынча җиде сантиметр. Хәзерге вакытта кыш өчен челтәрләр әзерләнә, димәк, коңгырт, соры, сары төсләр яхшы булачак.
Район ДКсында камуфлаж челтәр-ләре тукуга Инсарның өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның көндезге төркеменнән 55+ назлы яшьтәге кызлар да катнашалар. Кемдер челтәрне бәйләп куйган, кемдер материалларны кискән - барысына да эш табылган. Ә районда бу эшне Цыганова Мария Геннадьевна алып бара.