2 нче февральдә СССР Кораллы көчләренең Гитлер армиясен җиңүенә 80 ел тулды. Бөек Ватан сугышында иң зур әһәмиятле вакыйгаларның берсе Сталинград сугышы булды. Бу көнне Россиянең төрле почмакларында искә алдылар.
Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хакыйкатьне саклап калу максатыннан, Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбе директорының тәрбия эше буенча киңәшчесе, Альфия Фатих кызы Мортазина «Бөек Җиңү сугышлары» мультимедиа квесты үткәрде.
Квестта катнашучыларга сугыш барышы һәм геройлары турындагы сорауларга җавап бирү тәкъдим ителде. Барлык укучылар да биремнәрне бик яхшы билгесенә үтәделәр.