Татарлар Мордовиядә рәхәтләнеп яши: белем ала, эшли, иҗат итә...Регионыбыз Ислам мәдәни үзәге белән «Мордовия мөселман яшьләре берлеге» активы бергә-бергә бик күп чаралар үткәрәләр. Берничәсе турында.
Мәсәлән, 30 январьда, Мордовия Республикасы Мәгариф министрлыгы һәм Ислам мәдәни үзәге арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында, Ислам мәдәни үзәге хезмәткәрләре, директоры Фагим хәзрәт Шафиев һәм «Мордовия мөселман яшьләре берлеге» активы белән берлектә, Ромоданово районы Белозерье урта мәктәбендә булдылар.
«Россия традицион рухи-әхлакый һәм гаилә кыйммәтләре» темасын ачып, Ислам мәдәни үзәге директоры урынбасары, РМ Иҗтимагый палатасының Комиссия рәисе Надия Низаметдин кызы Азисова укучыларга Россиянең традицион рухи-әхлак кыйммәтләрен саклау һәм ныгытуның мөһимлеге турында сөйләде. Бүгенге чынбарлыкта Ватанга мәхәббәт, Ватанга хезмәт итү, югары әхлакый идеаллар, нык гаилә, үзара ярдәм һәм үзара хөрмәт, тарихи хәтер һәм буыннар дәвамчанлыгы, Россия халыкларының бердәмлеге кебек кыйммәтләр аеруча мөһим булып тора. Балалар белән бергә Ватан, халык, гаилә, туганнар сүзләренең килеп чыгышын да белделәр.
Фагим хәзрәт Шафиев үз чыгышында белем алу, пәйгамбәрләр тормышыннан мисаллар китереп үз-үзеңне даими камилләштерү, җәмгыятькә һәм гаиләгә файдалы булыр өчен, мәгънәле тормышка омтылу кирәклегенә басым ясады. Шул ук вакытта, ул гомумроссия гражданлык һәм милли тәңгәллекне, шулай ук әхлакый нигезләрне, тарихи хәтерне һәм буыннар дәвамчанлыгын формалаштыруның мөһимлеген ассызыклады.
Динара Няиль кызы Шабаева, Ислам мәдәни үзәге психологы, «Мордовия мөселман яшьләре берлеге» җитәкчесе, укучылар белән «Кайда логика?» һәм «Бәлеш» мәдәни-милли клубның эшчәнлеге белән таныштырды.
Укучылар зур кызыксыну белән тәгъдим ителгән уеннарны уйнадылар, милли фольклор персонажларын, татар халкының фразеологизмнарын, милли, дини бәйрәмнәрне, киноребусларны, заманча әсәрләрне һәм театральләштерелгән тамашаларны чиштеләр.
Иң актив балаларны Үзәк мәйдан-чыгында узачак «Бәлеш» һәм инициативалы «Беренчеләр хәрәкәте» белән очрашуга чакырдылар. Гадәттәгечә, очрашу ахырында мәктәпкә һәм укучыларга бүләкләр тапшырыла: танып белү уеннары, татар теле һәм әдәбияты буенча фәнни, методик һәм уку әдәбияты.
Дәрес тәмамланганнан соң мәктәп директоры Эльвира Искәндәр кызы Киреева «Үсеш ноктасы», «Робототехника» белем бирү мохитендә уңышлы гамәлгә ашырыла торган проектларга игътибарны юнәлтеп, мәктәп буенча экскурсия үткәрде. Анда татар халкының тормыш - көнкүрешен, мәдәниятен һәм тормыш рәвешен чагылдыручы экспонатлар, шулай ук Герой партасы (Равиль Касыйм улы Кудряев) саклана.
Укучылар белән очрашулардан соң уңай энергия белән тукланасың һәм «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» үткәрүнең актуальлеген аңлыйсың. Бу үсеп килүче буын өчен генә түгел, бу буыннар чылбырын өзмәс өчен, бөек Россиянең традицион кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту максатыннан безнең белем һәм тәҗрибәбезне җиткерү өчен мөһим.
Бер атна элек тагы бер очрашү: хезмәттәшлек турында килешү кысаларында, Ислам мәдәни үзәге хезмәт-кәрләре һәм «Мордовия Мөселман яшьләре берлеге» активы Мордовиянең Рузаевка районы Татар Пешлә урта гомуми белем бирү мәктәбе» ндә булдылар.
Мордовия Республикасында рухи-әхлакый үсеш класслары булган 6 «Пилот мәктәп» булдырылган, аларның берсе биредә; аның партнеры булып Ислам мәдәни үзәге һәм Мордовия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте тора. Алар арасында җылы, дустанә мөнәсәбәтләр җайга салынган. Мәктәп укучылары Ислам мәдәни үзәгенә экскурсиягә киләләр, Үзәк үткәрә торган конкурсларда һәм викториналарда катнашалар, ә педагогик коллектив конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм башка чаралар эшендә катнаша.
Кунакка, традиция буенча, Үзәк хезмәткәрләре буш кул белән килмәгән, татар теле һәм әдәбияты буенча күп санлы әдәбият, шулай ук сыйныфтан тыш эшләр өчен кулланмалар һәм китаплар алып килгәннәр.
Надия Низаметдин кызы Азисова балаларга Ислам мәдәни үзәге һәм башка татар иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге турында сөйләде, балаларга традицион кыйммәтләрне саклау, туган мәдәниятне, гореф-гадәтләрне белү, Ватаныңны ярату һәм төрле агымнарга каршы тору никадәр мөһим икәнен күрсәтте. Шулай ук яшьләрнең «Беренчеләр хәрәкәтендә» («Движение Первых») катнашу кирәклеге турында әйтте. Иң актив балаларны Үзәк мәйданчыгында узачак «Бәләш» белән очрашуга чакырды.
Динара Няиль кызы Шабаева укучылар белән «Минем мәдәниятем - минем мирас» интеллектуаль уены үткәрде. Танылган язучылар һәм шагыйрьләр, күренекле галимнәр һәм рухи лидерлар исемнәрен, татар ризыклары һәм милли кием элементлары атамаларын, милли һәм дини бәйрәмнәрне искә төшереп, укучылар илһамланып уеннар уйнадылар.
Ә 25 январьда, яшь буынга рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү эшчәнлеге кысаларында, Ләмберә районының Аксёново урта гомуми белем бирү мәктәбе очраштылар.
Очрашу барышында РНКАТ РМ «Якташлар» җәмгыятчелеге белән Ислам мәдәни үзәге җитәкчелегеннән мәктәп директорының тәрбия буенча киңәшчесе Рушания Низаметдин кызы Шамшетдиновага мәктәп өчен методик кулланмалар, китаплар, өстәл уеннары, дәреслекләр, журналлар һәм укучылар арасында дәрестән тыш иҗади эшчәнлек оештыру өчен плакатлар тапшырылдылар.
Шулай ук өлкән сыйныф укучылары белән « Россия халыклары мәдәнияте һәм традицияләре» дигән интеллектуаль уен-квиз үткәрелделәр. Нәтиҗәдә, иң күп балл җыйган команда татлы призлар белән бүләкләнде.
Мондый очрашулар күпмилләтле Рос-сия халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксынуны арттырырга ярдәм итә, бу этникара мөнәсәбәтләрнең гармонияләшүенә һәм Ватанга мәхәббәт хисен тәрбия-ләүдә уңай йогынты ясый.

Наилә НАСЫРОВА әзерләде