Матди булмаган кыйммәтләрне саклау, арттыру һәм киләчәк буыннарга тапшыру мөһим һәм җаваплы миссия.
Бу өлкәдә Саранск шәһәрендә Н.П.Огарев университеты бинасында «Тәрбиянең яңа фәлсәфәсе» балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм үзара хезмәттәшлек буенча директор киңәшчеләренең Респуб-лика форумы узды. Форум эшендә балалар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү, тәрбияләү буенча Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбенең директор киңәшчесе Сабина Руслан кызы Макунина әлеге чарада һәм Саранск шәһәренең 15 нче номерлы мәгариф үзәгендә Педагог һәм Остаз елын ябу тантанасында катнашты. Форумда катнашучыларны Мордовия Главасы Артём Алексеевич Здунов һәм видеоформатта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов котлады. Чара ахырында барлык педагоглар һәм остазлар өчен концерт узды.
Татар Пешлә гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры киңәшчесе, мәктәп психологы, 7 класс укучыларының сыйныф җитәкчесе Сабина Руслан кызы Макунина, чара кысаларында үткән медиаүзәк һәм медиагруппа эшен оештыру буенча группа эшендә катнашып, чыгыш та ясады.
Мәктәптә директор киңәшчесе булу җаваплы эш. Көненә берничә чара үткәрү хезмәттә мобиль булуны сорый. Мәсәлән, әле генә «Навигаторы детства» белән «Движение Первых» кысаларында Блокадалы Ленинградның 80 еллыгын билгеләү буенча чаралар комплексын барлык сыйныфларда үткәрүне, укучылар белән профилактик чаралар буенча полиция хезмәткәре сөйләшүне (25 гыйнварында Россия Эчке эшләр министрлыгының Рузаевка элемтәләр буенча юнәлеш инспекторы Диана Марат кызы Багапова 5 сыйныф укучыларына гомумән транспорт полициясендә хезмәт итү, эшнең төп юнәлешләре һәм транспорт полициясе хезмәткәрләре алдында торган бурычлар турында, өлкән сыйныфлыларына - профориентация турында сөйләде) оештыру, кар күпләп яуган вакытны Татар Пешлә авылы һәйкәле янын, олыларга кар («Время добрых дел») чистартырга булышу, Гаилә елына (онлайн фотокүргәзмә) старт алуны башлап җибәрү һәм башкаларын дөрес оештырып сыйныф җитәкчеләре белән бергәләп үткәрәләр - киләчәк буынга тиешле тәрбия бирү өстендә эшлиләр. Матди булмаган кыйммәтләрне саклау, арттыру һәм киләчәк буыннарга тапшыру мөһим һәм җаваплы миссияне тормышка ашыралар. Оештырылган чараларны Сабина Руслан кызы укытучылар һәм укучылар белән бергәләп эшләргә тырыша. Сабинаның исеме Мордовия халкына мәктәптә укыган чакта төрле-төрле конкурсларда актив катнашып җиңүләр яулаган вакытта билгеле булды. Шул исәптән, татар теле һәм татар әдәбияты олимпиадаларында да. Ул бит үзе дә Татар Пешлә авылында туып үскән, шул мәктәптә белем алган, эшли һәм бүген туган ягы өчен җан атып яши.

Наилә НАСЫРОВА