Чынлап та бу кечкенә йолдызчык турында язар өчен нинди каләм, нинди дөрес сүзләр кирәк икән?!
Нинди йолдызчык дип сорарсыз?
«Шумбрат, Мордовия!» дигән XXI рес-публика фестивалендә катнашучы дүрт яшьлек Диана Тумпарова җыры белән халыкны таң калдырды. Ул фестивальнең барлык ярыш этапларын җиңә-җиңә, Гала-концертына кадәр җитте.
Тамашачы Диана Тумпарованы халык көйләрен оста башкаручы буларак кабул итте. Дүрт яшендә булуына карамастан, аның концерт залларында әбисе - Атюрьево артисткасы Надежда Карпина белән чыгышлары артканнан-арта бара. Мәсәлән, концерт программаларында уңышлы Темниково, Торбеево, Краснослабодск районнары Мәдәният йортларында җырның тәмен, кадерен белгән зәвыкълы тамашачы алдында чыгышлары бар инде аның. Дианада тоемлау, сизә белү бик көчле. Бишектә чакта ук көйләр чыгара торган булган. Ул тамашачыга, җиңел яңгырашлы көйләрне, заманча ритмнарны, берсе артыннан берсен тезеп бара ала. Атюрьевочылар концерты программасының «кадагы» булган дүрт яшьлек Диананың «Чибатуха» җыры белән фестивальдә чыгышы булды. Бубенын кирәк урында уйнатып, шул арада биеп тә алды. Сок-ланып карап торды тамашачы кечкенә «йолдызчык»ка. Инде күпме мәртәбәләр тыңласаң да, тынлыйсы гына китеп тора аны. Репертуары уйланган, һәр хәрәкәт, һәр адым үлчәнгән. Дүрт яшьлек дип тә димәссең. «Шумбрат, Мордовия!» фестивале Гала-концертында Мордовия Главасы Владимир Волков кулыннан Специальный призын алган бәләкәчне сәхнәдә чәчәк һәм уенчыклар белән күмделәр.
«Уен кораллары да кулына ятыша Дианабызның, - дип сөйләделәр лаеклы ялда булган Саранск әбисе Фаилә Минир кызы белән бабакасы Шәмил Али улы Тумпаровлар. – Дианабызның бубены һәрвакыт янында. Бу уен коралында уйный белә инде. Әмма пионино кызыксындыра аны; уйнарга өйрәнергә тели».
Фаилә ханым татар халык җырларын матур суза, әмма артист түгел. Ул башкалабызда оста юрист буларак билгеле, ә Шәмил әфәнде – олы стажлы хөрмәтле педагог. Алар ике ул – Наиль белән Ильдуска югары белем биреп, ышанычлы белгеч буларак тәрбияләп тормыш юлына чыгарганнар. Наиль белән Ильдусның да бүген гаиләләре бар, инде алар да балалар тәрбияли. Диананың әтисе, Наиль Шәмил улы, Мордовия буенча Россия УФСИНның бүлек җитәкчесе урынбасары, әнисе – Марина Владимировна, УФСИНның медицина бүлеге хезмәткәре. Кызларына төрле яклап үсеш булдырган тәрбия бирергә тырыша алар. Бүген дикрет ялында утырган Марина ханымның Диана кызлары белән төрле яклап перспективалы итеп тәрбияләргә мөмкинчелеге арткан. Әйтеп китәргә кирәк, Диана балалар бакчасына йөрми, әмма музыка мәктәбенә йөри. Ходай биргән сәләтен үстерә.
Матур җырлый кечкенә Диана Тумпарова, җырларыннан чын ләззәт аласың. Нәкъ татар халык җырында җырланган төсле, сезнең алда җыр җырларга тагы нинди сандугач теле кирәк...

Наилә Насырова