Җир шарында яшәүче халыкның бер-берсе белән аралашуын тәэмин итүче бу хезмәт, интернет челтәре чолгап алган заманда да, актуальлеген югалт-мый. Кешеләр аны бүген дә яздырып ала. Почта, хатлар аша ерак араларны якынайтып, хис-кичерешләрне җиткерү, вакытлы матбугат басмаларын тарату өчен кирәк. Шуңа күрә хат ташучыны һәр йортта диярлек көтеп алалар. Әмма бүген бу профессия турында кечкенәдән ук хыялланмый әлеге яшьләр. Сәбәпләре бар. Ә кирәклелеге беренчеләр рәтендә. Күбрәк авыл җирендә. Бүген күпме генә интернет турында сөйләсәләр дә, кәгазьгә язган хатны алу - үзе бер рәхәтлек. Олылар аларны саклый да әле.  Ә газеталар...
Кочкурово районы Татар Ымызы авылында Хаҗирә Абдулла кызы Абдуллова менә шундый көтеп алынучы һөнәр ияләренең берсе. Утыз дүрт ел гомерен почта хезмәтенә багышлаган Хаҗирә Абдулла кызы.
-  Почтада 1965 елның декабрендә эшли башладым, - ди Х.А.Абдулова. - Профессиямне сайлауга берничә сәбәп этәрде: газета, журналларны һәм хатларны туган авылыма ташу балаларым белән бергә булырга мөмкинчелек бирде. Почта бүлеге ул вакытта күрше Качелай авылының Профессиональное училище урамында урнашкан иде. Шуннан почтаны Татар Умызына тимер юл буйлап җәяүләп барып ала идем. Прессадан башка, телеграммнар ташыдым. Ул вакыт кәрәзле телефоннар юк иде, стационары да сирәк йортта булды. Кочкурово телеграфыннан төнлә дә шалтырата торган иделәр һәм шул ук вакытта халыкка җиткерәсе бар бит. Җиткерә идем. Халыкның пенсиясен дә ташыдым. Шул вакыт Ымызда лаеклы ялда 320 кеше иде. Пенсия акчасы йөртүгә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Һәм мине беркем дә рәнҗетмәде...
Прессаны халык күп укыды. Авылыбызга газета-журналлар, хатлар, бәйрәмгә күп кенә открыткалар елдан-ел арта барды. Юкка гына хат ташучылар турында шигырь дә чыгармаганнардыр: «Кто стучится в дверь ко мне с толстой сумкой на ремне?» Шулай, хат ташучыларның сумкалары калын һәм авыр булды элекке заманнарда.
- Эшем чынлап та авыр иде, - дип сүзен дәвам итә Абдулла кызы Хаҗирә. - Авылыбыз газета-журналларны күп иттереп яздырып алдылар. Бер минутка гына күз алдыгызга китерегез: 200 экземпляр район газетасы «Заря», 153 - «Сельская жизнь», тагы «Азат хатын», «Ялкын» журналлары, «Гудок», «Правда», «Труд», «Аргументы и факты», «Молодой ленинец», «Учительская газета», «Пионерская правда»… Ә атна буе китермәгән очракта, арба белән китерә иделәр. Шул тау кадәр кәгазьгә карап: ничек әле боларны тапшырасы булыр, дип уйга кала идем. Ә көзнең пычрагында, яңгырда, бигърәк буранда авыр булды. Шоферлардан авылга кадәр җиткерүне сорала торган идем инде соңга. Башта авылның бер ягына тапшырып чыга идем, аннары сумкамны яңадан тутырып икенче урамга эләштем. Эләшеп өлгермәсәм - балаларым булышты.
Афганистан җирендә сугыш барган чакларда, халык Хаҗирә Абдулла кызы Абдуллованы куркып каршы алган вакытлар да аның исендә. Әйе, тыныч тормыш вакытында солдат әниләре уллары турында похоронка алсыннарчы!
- Бүгенге төсле исемдә, Ымызыбыз егетенә похоронка килде. Ничекләр генә тапшырасы булыр?! Кич киттем, тәвәккәлләп. Тиз генә әйтә дә алмадым әнисенә өйләренә килгәч. Башта хәлләрен сораштым, хуҗалыгындагы эшләрне барладым. Кайгылы хәбәремне соңга гына әйтә алдым, дип хәтерен яңарта Хаҗирә апа Абдулова.
Бик тә тырышып хат ташучы булып эшләгән Хаҗирә Абдулла кызы Абдулова. Кушканны җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр мактауга лаек. Пенсиягә чыккан чакта да тагы эш-ләргә соралганнар үзеннән. «За достижение высоких показателей в повышении эффективности и качества работы, досрочное выполнение заданий и социалистических обязательств...» дигән язулар белән ул «Ударник одиннадцатой пятилетки» бөтенсоюз билгесе белән бүләкләнгән.
- Кеше, олыгая барган саен, күбрәк үткән тормышына әйләнеп кайта. Йок-ларга ятканда еш кына башкарган эшләрем турында уйлыйм, - дип сүзен йомгаклый Хаҗирә Абдулла кызы, - ничегрәк шундый авыр эшне башкардым икән?! Шул вакыт авыр сумкалар ташыдым, балалар тәрбияләдем, хуҗалыкны да алып бардым бит - бар җирдә дә өлгердем!
Якташларыма теләгем шул: Яңа елда һәрвакыт шатлыклы хәбәрләр генә алып килсеннәр сезгә!

Наилә Насырова