Балалар һәм үсмерләр арасында снюс яки «суыра торган тәмәке» коточкыч тизлектә тарала башлады. Аны хәзер балигъ булмаганнарга (несовешеннолетним) теләсә кайсы урыннарда, хәтта кибетләрдә дә саталар. Социаль челтәрләр дә шушы төтенсез тәмәкенең рекламасы белән тулган. Сәламәтлек саклау министрлыгы балалар һәм үсмерләрнең снюс куллануы бик куркыныч булуы турында кисәтә. Снюс буларак билгеле суыра торган тәмәкене куллану балаларда һәм үсмерләрдә никотинга бәйлелек тудыра, ул үз-үзеңне агрессив булуга китерә һәм йокының сыйфатын начарайта, дип белдерәләр Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгыннан белгечләр. - Әлбәттә, сюслар бик куркыныч, - дип җавап бирә Республика наркология диспансеры баш табибы Анатолий Иванов. - Бу әфьюнның һәр пакетында балалар организмы өчен шартлы рәвештә үлүче синтетик никотин дозасы - 40-90 мг.га кадәр. Көчсезлек, күңел болгану, баш әйләнү, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу (психик бозулар булырга мөмкин) барлыкка килә; үлем белән тәмамлану куркынычы бар. Чиста никотин микъдарының югары булуын исәпкә алып, сюсны берничә тапкыр кулланганда никотин бәйлелегенең тиз үсүе мөмкин. Шулай ук Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары раславынча, аны кулланганда «авыз куышлыгы авырулары» килеп чыгу куркынычы бик югары. Тешләр какшау, пародонтоз, уртлар авырулары күзәтелә.
Интернет чыганаклардагы табиблар белдерүенчә, снюста никотинның концентрациясе бик югары, дип бил-гелиләр. Шуңа да аны куллану бала сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Бары тик ноябрьдә генә мәктәп укучылары арасында снюс белән агулануның берничә очрагы теркәлгән. Алтай краенда 8нче сыйныф укучысы тын ала алмый башлагач, реанимациягә эләгә. Соңыннан ачыклануынча, ул снюс кулланган була. Шуңа охшаш хәл Яр Чаллы шәһәрендә дә булган. Кызганычка каршы, Новосибирск өлкәсендә 7нче сыйныф укучысын коткара алмыйлар, ул никотиннан агуланып үлә. Снюс белән агулану очраклары Башкортстанда да булган. Унике яшьлек малайның «кәнфит» ашап, дәваханәгә эләгүе турында матбугат басмалары язып чыкты. Унбиш яшьлек укучы мондый төтенсез тәмәкенең бер төрен интернет аша заказ биреп алган була. Мәктәптә ул 12 яшьлек укучыны да сыйлый. Үсмер малайга әлеге снюсны кәнфит дип бирә.
Начар гадәт үсмерләр арасында тиз тарала, өстәвенә, җитештерүчеләр аларны кәнфит һәм мармелад рә-вешендә чыгара. Табиблар мәгъ-лүматларына караганда, Саранскида снюслар белән агуланганнан соң наркология диспансерына мөрәҗәгатьләр булмаган.
Мордовия Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының беренче урынбасары Елена Солдатова телеинтервьюсында: «Россия Федерациясендә тәмәке һәм башка никотинлы продукция куллануга каршы тору буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру Концепциясе нигезендә, республиканың барлык мәктәп укучылары арасында актив аңлату эшләре алып барыла. Шулай ук медицина хезмәткәрләре катнашында ана-аналар җыелышлары үткәрелә. Куллану фактлары ачыкланган очракта, җитәкчеләр Мәгариф министрлыгына һәм башка органнарга кичекмәстән хәбәр итәргә тиеш».
Сюсларның зыяны турында хәбәрдар булмау һәм аларның сәүдә челтәрендә булуы балалар һәм яшүсмерләрнең тиз таралуына һәм кулланылуына китерә.
- Тик төп куркыныч, - дип дәвам итә Анатолий Иванов, - бу тәмәке продукциясе җитештерүче тарафыннан психоактив матдә буларак кулланылырга мөмкин яки наркотик матдәләрне маскировкаларга мөмкин. Ә бу наркотикларга бәйлелек үсүгә китерергә мөмкин. Россиядә, снюсларны сатуны тыю турында закон чаралары 2015нче елда кабул ителүгә карамастан, җитештерүчеләр бу куркыныч матдәләрне сату өчен закондагы лазейкаларын таба. Сюслар сатуны катгый контрольдә тоту чаралары кирәк.
Сүз уңаенда, кайбер төбәкләрдә кибет киштәләрендә агулы пакетлы «шайбалар»ны гына түгел, ә бәлки охшаш составның мармеладын һәм хәтта никотин белән теш чистарту таякчыкларын да саталар. Бу хәл тиз арада җавап бирүне һәм законнарны катгыйландыруны таләп итә. Федераль массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасы депутатлары тиешле инициатива белән чыккан инде. Тиздән норматив актлардагы җитешсезлекләр бетерелер дип өметләнәбез.

Н.Хәлил