Һәркайда кеше – бәяләп бетергесез кыйммәтле хәзинә. Кешеләр – илнең хуҗасы һәм тоткасы. Ә илебез киләчәгенең тоткасы укытучы кулында. Укытучы кешеләргә белем ачкычы бирә, кешеләрне Кеше итә, олы юлга чыгара.
Теләсә кайсы һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗә-сендә салына. Укытучы гынадыр дөнь-ядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт... Аңардагы сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, башкалар өчен яши бит ул укытучы. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчен куеп башкара, башкарган һәм башкарачак та. Озак еллар дәвамында, укытучы хезмәтенең тамырлары тирәнгә киткән, үзләренең эшләренә гашыйк, педагогик стажлары дистәләгән елларга сузылган Кадошкино районы Большие Поляны авылында гомер иткән Надия Хөсәен кызы белән Рәстәм Шакир улы Кильдеевлар дигән укытучылар гаиләсе турында сүзем. Пөхтә йорт, әйтерсең лә төсле журнал битеннән күчерелгән - болытлар эченнән ара-тирә сирбелгән кояш нурларында балкып тора бу йорт. Миңа, барып кергәндә, нәкъ тә шулай күренде. Татарларга хас булган кунакчыллык: Надия Хөсәен кызы, Римма Шакир кызы һәм Рәстәм Шакир улы кояштан да якты йөз белән каршы алдылар.
Алар минем укытучыларым. «Укытучы булып туарга кирәк», - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу – күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле. Бу сыйфатлар барысы да Надия  Хөсәен кызы Кильдеева турында. Тумышы белән ул Латышовка авылыннан. Үтә мөлаем, тыныч, сабыр холыклы, басынкы тавышлы бу ханымның укытучы икәне йөзенә язылган. Күптән лаеклы ялда булса да, Надия Хөсәен кызы бүген дә мәктәп тормышы, мәгариф системасы язмышы белән кайный. Кайда, нинди яңалык, үзгәрешләр кертелгән, укучылар һәм укытучылар коллективы аларны ничек кабул иткән - боларның барысы өчен дә җан атып, борчылып йөри торган кеше ул. Укытучылык һөнәренә тартылу ана сөте белән канына сеңгән дә, үзе аша балаларына күчкәндер инде - Надия апаның әнисе, Нәгимә Хәсән кызы (тарих фәне) һәм әтисе Хөсәен Үмәр улы (география  фәне) укытучылар булганнар. Бала вакыттан белем таратучы изге һөнәр иясенең эшен күреп үскән кызчык шул юлдан китми кая барсын?! Шулай итеп Надияләре Н.П.Огарев исемендәге университетның физика факультетын  тәмамлап,  Большие Поляны урта мәк-тәбенә физика фәне укытучысы булып эшкә кайта. Яшь белгечне коллектив шундук үз итәләр. Шуннан төрле ярышлар, предмет олимпиадаларында катнашу, укытучы конкурсларында мактаулы призлар яулау – барысы да тырыш укытучы хезмәте.
- Укытучы өчен иң кадерле минутлар - үзең укыткан укучыларны шат һәм бәхетле итеп күрү. Әгәр белемеңне балаларга җиткерә алсаң, аларның тәрбияле икәнен күрсәң, димәк, син вакытыңны юкка уздырмагансың, - ди 32 ел мәктәптә физика фәне нечкә-лекләренә төшендергән Надия Хөсәен кызы Кильдеева, истәлекләрен яңартып.
Биредә инде бер ел эшләп, үз коллективының аерылмас вәкиленә әверелгән Надия Хөсәеновна Рәстәм исемле мәктәп директорына кияүгә чыгып бәхетен таба. Ә Рәстәм Шакир улының авыл егетләренә хас җаваплылык белән җиң сызганып һөнәр үзләштергән, тәҗрибә туплаган чагы. Ул Иса мәктәбендә 1978 елның 1 апрелендә директорлык итә башлый. Букадәр көчле мәктәпне җитәкләргә Бөек Ватан сугышы фронтовигы һәм зур тәҗрибәле мәктәп завучы, үзен укыткан һәм наставнигы булган Яхья Амин улы Мангутов ярдәм итә; аңа бик тә рәхмәтле! Шулай ук аерым ихтирамын һәм рәхмәтләрен Сания белән Сәгидә Мухаметжан кызлары Капкаеваларга, Алия Хәмзә кызы Долотказинага, Хәят Хәмзә кызы Мангутовага, Сара Хәмзә кызы Тумпаровага, Сара Хәмзә кызы Капкаевага, Абидә Юсуп кызы Кильдеевага, Сания Хәмзә кызы Капкаевага, Сәгидә Әхмәт кызы Ляпинага, Роза Амин кызы Баторшинага, Роза Али кызы Тумпаровага белдерә.
Сыйфатлы мәгариф системасы - мәктәп җитәкчесенең осталыгы. Дирек-торның төп вазыйфасы - уку-укыту барышын көйләү, белгечләрнең һөнәри  үсешен тәэмин итү, белем бирүне тагы да югары нәтиҗәләренә ирешү өчен, заманында мәктәп проблемасының берсе булган материаль-техник базасын ныгыту; укучыларны Ватанының лаеклы Кешеләре итеп тәрбияләү. Офыгы киң, фикере тирән, карашы заманча, үз өстендә бертуктаусыз эшләргә әзер мәктәп җитәкчеләре генә республика һәм илебез мәгарифен лаеклы югарылыкка күтәрергә мөмкин. Барысын да шулай эшләргә тырыша да Большие Поляны мәктәбе директоры Шакир улы Рәстәм.
Рәстәм абзиның Большие Поляны урта мәктәбе директоры булып эшләгән еллары - илебезнең кыен вакытларына туры килде. Тугызанынчы елларда, укытучыларга эшләре өчен акча яртышар елга кадәр түләми иделәр бит; халык авыл хуҗалыгы ярдәме белән генә кичте бу кыенлыкны. Рәстәм Шәкир улы  хезмәттән беркайчанда баш тартмады: укытучыларның өйләрен җылытыр өчен урманнан утын кисте, кумер ташыды, мәктәп бинасын яңартты, колхозга ярдәм итте. Ел әйләнәсе укучылары белән укытучылары «Победа» колхозының бөтен эшләрендә катнаштылар.  
Исәпсез-хисәпсез башка эшләрне дә кайгыртырга туры килде директорга. Ул узенең үрнәге белән укучыларына яшь вакыттан ук кул һөнәрле булырга, хезмәттән курыкмаска өйрәтә. Тормышта кирәкле тәҗрибә өчен аның укучылары барысы да аңа рәхмәтле. «Кешелекле, сине аңлаучы, эшеңне күрә белүче җитәкче белән 28 ел буена эшләгәндә генә эшеңнән канәгатьлек, хезмәтеңнән тәм таба аласың,» - ди бертавыштан аның турында Большие Поляны мәктәбе педагоглары. Директорның берничә укучысы аңа алмашка килде. Мәсәлән, Светлана Шәмил кызы Абаева, Светлана Наиль кызы Кильдеева. Ә укучыларының күбесе химия-биология белгечлеген сайлый, медицина, зоотехния, ветеринария факультетларын тәмамлыйлар.
Чынлап та, тырыша, бар көчен куеп хезмәт итә Рәстәм Шакир улы. Төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган укытучылар, фән олимпиадаларында призлы урын алган укучыларның уңышларына сөенеп яши директор һәм бәхетен дә яраткан эше белән шогыльләнүдә һәм авыл өстендә хөрмәтендә күрә ул. Үзенең эшчәнлегендә укыту-тәрбия, хуҗалык эшләрен бөтенесен бергә бәйләп алып бара. Педагоглар коллективы оста җитәкчесез яхшы нәтиҗәләргә ирешә алмый. Ә тирә-якка мактаулы исеме яңгыраган Большие Поляны урта мәктәбе укытучылары һәм укучыларының уңышлары җитәрлек. Мәсәлән, бу мәктәптә һәрвакыт ана телен яратып укыталар һәм белем алалар; республикада, регионда үткән татар теле һәм әдәбияты олимпиадалырында җиңүчеләрен «Юлдаш» битләрендә укыйбыз.
- Миңа көчле коллективны җитәкләргә туры килде, – ди Большие Поляны авылында яшәүче, 44 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Рәстәм Шакир улы Кильдеев. Һәм горурланып: «Миңа бу һөнәрне сайларга әтием киңәш итте. Ул: «Җирнең теләсә кайсы почмагында хөрмәтле ике профессия бар – укытучы һәм доктор, – диде. – Шуларның кайсысын сайларга - ул синең эш». Ә мин беренчесен сайладым һәм ялгышмадым. - Мин директор булып эшләгән вакытта мәктәбебездә укучылар күп иде һәм аларның 50% - «4»-«5» билгеләренә генә укыдылар. Ел саен выпускникларыбызның 5-6 – вузга, 6-7 – техникумга, шул ук кадәре училищеларда белем алдылар. Мәктәбебездә трактор фәнен укытып, удостоверение бирдек: шул удостоверениеләр белән укучыларыбыз колхозыбызда эшләделәр. Авыл хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләү йөзеннән, 30-40 гектар җирдә чөгендер үстереп колхозга тапшыра идек, 80 башка кадәр бозаулар асраган чаклар бар иде. Хәзер исә кайбер сыйныфларда бер генә бала белем ала. Мәктәптән кем булып чыга инде ул, профессормы? – ди «Хезмәт ветераны» медале һәм күп санлы мактау кәгазьләренә ия булган, 28 ел мәктәп директоры булып хезмәт иткән Рөстәм абый, балалар азаюга борчылып. Ә инде 28 ел директорлыктан соң, химия белән биология фәне укытучысы булып хезмәт итә Рәстәм Шакир улы Кильдеев. Бүген авыл өстендәге яше-карты аңа аерым ихтирам белән «директор!» дип дәшә.
Укытучы өчен иң олы бүләк - алар сукмагыннан киткән укучылар. Алай гына да түгел, үз балалары укытучылыкны сайлый. Наилә кызлары - инглиз теле укытучысы. Ул Россия университеты филиалының Саранск кооператив институтындагы педагогик хезмәтеннән соң «Одаренные дети» лицеенда сәләтле балаларга инглиз телен укыта. Тормыш иптәше белән матур гына кыз бала тәрбиялиләр. Диляра кызлары 2020 елны беренче класска укырга китәчәк.
- Шушы һөнәрне сайлаганнан соң, гомер буе әтием белән әнием үрнәгендә яшим һәм эшләргә тырышам. Ил язмышын кайгыртырдай шәхесләр биргән белем йортларында эшләү миңа зур бурычлар йөкли. Шуның өчен әти белән сөйләшәм, аның киңәш, фикерләренә колак салам. Һәм нәтиҗәләр дә яхшы була, – ди укытучылар династиясен дәвам итүченең берсе булган Наилә Рәстәм кызы.
Илдус уллары да бик тә уңган, булдык-лы кеше. Ул Н.П.Огарев исемендәге университетның «прикладная математика» белгечлеген тәмамлап, «Южные сети» дигән интернет-провайдер компаниясенең техник директоры булып хезмәт итә. Ул, тормыш иптәше белән бергә, улы Али (4 класста) һәм кызы Камилага (2 класста) да тиешле тәрбия биреп үстерәләр. Илдус та әтисенең хоббисы белән янып яши: бабасы Шакир булдырган умарталыкларындагы әтисе Рөстәм ясаган умарта ояларындагы кортларны караштыра. Бер оядан елына 20-25 кг бал алалар. Илдус Рәстәм улы, әтисе төсле, авыл тарихы белән дә кызыксына.
Бу кояшлы йортның ишекләре һәрвакыт ачык. Кунаклар килгәнне бик тә яраталар. Килеп күнак булып китегез, үкенмәссез. Ә хәзер кырык ел бергә матур гомер итүче Рәстәм Шакир улы белән Надия Хөсәен кызы Кильдеевларга бәхетле тигез тормыш, сәламәтлектә гомер кичерүләрен теләп калабыз.

Наилә Насырова