Үзенең сәламәтлеген кайгырткан кешенең гомере вакытсыз өзелми.
Яңа ел алдыннан барыбызның да табыннары сый-нигъмәтләрдән сыгылып торачак. Бәйрәм булгач,  өстәлгә шампан шәрабы да, коньяк-аракысы да менеп кунаклаячак. Әмма бәйрәм өстәле артыннан туп-туры хастаханә ятагына эләгүчеләр дә ел саен булып тора. Мондый күңелсезлекләрдән ничек сакланырга соң?
Роспотребнадзорның Мордовия буенча идарә пресса Үзәге белгече Лариса Якушкина хәбәре буенча, җитештерүчеләрнең үз продукциясен кызыктыргыч итү, сатучыларның  «үтмәгән» товарларыннан тиз арада, бигърәк Яңа ел алдыннан, котылу хәйләсеннән һәрберебез диярлек хәбәрдар, ди. - Әмма еш кына белә торып алданабыз. Атланмай урынына – спред, сыр урынына – сыр продукты сатып алу ихтималы бик зур. Куллану вакыты чыга башлаган товарлар, һичшиксез, иң алгы киштәләрдә, күзгә бәрелеп тора бит. Яңа ел табынына кунмасын иде шундый ашамлыклар. Катлаулы икътисади шартларда халык та чыгымнарын төрле юллар белән киметергә омтыла.  Алкогольгә килгәндә, зур сәүдә үзәкләренә сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр эләгү ихтималы бик аз. Ә менә интернеттагы игъланнар аша яки кулдан сатып алынган 100-150 сумлык коньяк, шәраб, виски һ.б., һичшиксез, суррогат.
Бөтенләй ашамыйча торып та булмый, билгеле. Әмма азык-төлекнең арзанрагын юнәтергә тырышасың. Сыйфат мәсьәләсе инде бу очракта икенче планга күчә. Шулай да соңгы елларда кулланучыларның үз хокукларын белү дәрәҗәсе шактый арткан. Күпчелек шикаятьләр җәмәгать туклануы һәм сәүдә өлкәләренә туры килә. Кешеләр азык-төлек продукциясенең дөрес сакланмавы, куллану вакыты чыккан ашамлыклар сатылуы, товар  бәясенең касса чегындагы белән туры килмәвенә зарлана, – ди Лариса Якушкина.
Алда Яңа ел каникуллары, күптөрле бәйрәмнәр белән бай. Ничек иттереп бу ашау марафонын саулыкка зарарсыз гына үткәрергә икән? Бу турыда  Рузаевка шифаханәсенең 2 терапевт бүлеге җитәкчесе, шулай ук гастроэнтеролог Д.Ш. Кашаева киңәшләренә колак салдык.
Динара Шәмил кызы саулыгыгызны ничегрәк сакларга дигән киңәшләре белән уртаклашты:
- Яңа елда бәйрәм кәефе бозылмасын дисәк, табындагы ризыкларның сыйфатлы булуын онытмаска кирәк. Сорау артуын сизеп, фальсификат җитештерүчеләр дә активлашты. Дәүләт тарафыннан аларга базарга юлны ябу өчен барлык чаралар күрелсә дә, җинаятьчеләр барыбер әмәлен таба. Гадәттә, без туклану продуктларының тышкы кыяфәтенә, исенә, тәменә карап бәя бирегез. Әмма бу - азык-төлекнең куркынычсызлык гарантиясе була алмый, – дип кисәтә Динара Шәмил кызы. Шуңа аш казаны, эчәк инфекцияләреннән, зарарланудан, төрле дәрәҗәдәге отравлениеләрдән сак булыгыз.
Тагы, кешедә ашау режимы булырга тиеш. Яңа елны каршы алганда көне буе аннан-моннан капкалап алып төнлә корсакны тыгыз иттереп тутырырга ярамый. Җиңелчә ужин булырга тиеш: салат, йогурт... Регионыбыз ашамлыкларына безнең организм яраклашкан, шуңа рационыгызда алар булса яхшырак. Майонез һәм бик майлы ашлардан да сакланыгыз. Кыздырылган ашамлыкларны кулланырга тырышмагыз. Үзегез пешергән компотлар да бик тә файдалы; Яңа ел табынында морслар булса, сәламәтлегегез өчен яхшырак. Бик куе чәй һәм кофены да еш кулланмагыз.
Сәламәтлеккә зыян китерми торган, экологик яктан чиста продукт сайлаганда, беренче чиратта, азыкның составына игътибар итәргә кирәк. Куркыныч «Е»лар исемлеген һәрчак үзегез белән йөртсәгез дә комачау итми. Зыянлы «Е»ларның күбесе азыкка төс бирү өчен файдаланыла. Шуңа да артык ачык төскә буялган ризык сайламаска киңәш ителә. Товарның составы күрсәтелмәгән икән, бу товардан баш тартсаң яхшырак, ул сыйфатсыз дигән шик бар. Танылган, билгеле җитештерүчеләрнең товарларына өстенлек бирергә тырышыгыз. Гомумән, сәламәтлек өчен зарарсыз – натураль продуктлар – бөртекле, сөт ризыклары, яшелчәләр, җиләк- җимешләр ашарга киңәш итәм. Яңа ел бәйрәмендә барыбыз да табынны мул, төрлесеннән сый-нигъмәтле итәргә тырыша. Үзенең сәламәтлеген кайгырткан кешенең гомере вакытсыз өзелми,табибларга мөрәҗәгать тә итми.

Наилә Насырова