Ромодан районы ОАО АПО «Элеком» авыл хуҗалыгы бүлегендә чын-чыннан тырышып хезмәт иткән кешеләр байтак. Алар арасында Алтар авылында туып-үскән, гомер итә торган Менир Хафиз улы Ипкаев механизатор булып эшли. Аның эш стажы кырык елга җитә. Һәрбер эшне җиренә җиткереп эшләргә яраткан Менир Хафиз улының Хөрмәт грамоталары, Рәхмәт хатлары аз түгел. Барысы да  уңышлы нәтиҗәләре өчен! - Он у нас хороший специалист, ответственный. С таким работать надежно и спокойно. Самые сложные участки всегда его, потому как он не подведёт. На его примере учим молодёжь, как  относиться к технике. Одним словом, Менир Хафизович пользуется большим уважением, - чын күңелдән мактау сүзләрен коллегалары әйтә. - Вот уж поистине не зря в народе говорят: «Какую жизнь проживёшь, такую и славу наживёшь».
Тыйнак кына үзе турында механизатор менә нәрсә ди: «Әтием Хафиз гомере буе тракторист булып эшләде. Ә мин яшүсмер чагымда аңа еш кына ярдәм итә торган идем. Ул мине әкрен генә механизаторлык профессиясенә алып килде дә инде. Аннары - армия; хәрби хезмәттән соң кулымда трактористлыкка праваларым бар иде инде. Алтар авылы колхозыбыз иген-кырларында берүзем генә эшли башладым: яз башында һәм җәй-көз көннәрендә җир сукаладым, чәчтем - төп эшләрем шул булды, ә кыш көне бульдозерга утыра идем,  - ди Менир Хафизович. Елмаеп сүзен дәвам итте: күбрәк кырда эшләргә яратам. Иксез-чиксез кырлар буенча бараганда җир белән күк тоташкан горизонт чикләренең матурлыгына сокланып туймыйсың».
Язма героебыз тормышында тәртип: эштә дә, өендә дә. Тормыш иптәше белән ике малай тәрбияләп үстерәләр. Бүген аларның дүрт оныклары тормышларына ямь өсти. Һәр ял көне зур өстәл артында берничә буын кешеләре рәхәтләнеп аралашалар. Хатын-кызлар милли ашлар әзерләсә, ир-атлар хуҗалыкта эшлиләр. Пәрәмәч, бәлешле һәм алкалы чәйне эчкәч, бабакайлары оныкларына мавыктыргыч итеп хезмәт биографиясеннән иң кызыклы чакларын сөйли. Шулай тормышта җиде буын бәйләнә.
- Профессональ уңышка тиз генә ирешеп булмый, аның өчен күп кенә тырышлык һәм үз эшеңә чын-чыннан бирелгәнлек кирәк. Крестьян хезмәте җиңелләрдән түгел, әмма бу минем сайлаган юлым. Шуңа җир-анабызга җаның-тәнең белән тырышып эшләргә кирәк», - дип  фикер йөртә Менир Хафиз улы Ипкаев. Аның Алтар туган авылыннан шәһәргә беркайчан чыгып китәсе килмәгән. Авылны ярата ул. Туган җир кырларында эшли, ә җире аны ашата.

Н.Хәлил