Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. Күңелле чаралар шомлы хәбәрләр белән тәмамланмасын дисәк, һәммәбез дә уяу булсак иде. Унтугызынчы декабрьдә Мордовия Правительствосы каршында оештырылган көтелмәгән гадәттән тыш ситуацияләрне һәм янгынны кисәтү Комиссия утырышы да үтте. Һәр ел балаларның Чыршы бәйрәмнәре алдыннан Мордовиянең Гадәттән тыш хәлләр инспекторлары бәйрәмнәрне һәм каникулларны исән-имин үткәрүгә әзерлек буенча рейдлар оештыралар.
Шулай, декабрьнең беренче яртысында Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелә торган урыннарда янгынга каршы көрәш буенча профилактик эшләр башкарылган. Мәсәлән, Мордовия МЧС хезмәткәрләре Торбеево, Зубово-Поляна, Атюрьево, Кочкурово һәм башка районнарында рейдлар булган инде. Ләмберә районы Аксен, Пензятка, Кырви урта мәктәпләрендә, Татар Тавласы, Черемиш төп мәктәбе укытучылары һәм укучылары белән янгыннан эвакуацияләнү кагыйдәләрен үтәү һәм сигнал булгач ничек үзләрен алып барулары тикшерелгән. Шулай ук алар белән «Проведение новогодних мероприятий и соблюдение пожарной безопасности» темасына әңгәмәләр алып барганнар. Мордовиядә беренче тапкыр, МЧС хезмәткәрләренә ярдәм йөзеннән, «Свято-Предтеченское» казаклар җәмгыяви оешманың 25 вәкиле, үз теләкләре белән, янгынга каршы көрәш отряды да оештырганнар; укулар да үткәннәр. Хастаханәләр, балалар һәм картлар йортларында да тикшерүләр үткән һәм алар күзәтүгә куелачак.   
Төрле пиротехник чараларны куллану өчен махсус мәйданнар булдыруны сорала: алар билгеләнгән. Махсус әзерләнмәгән урыннарда пиротехника куллану катгый тыела. Тагы аларны куллану буенча мәгълүматны укырга да, куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышырга да кирәк, чөнки һәр ел петарда һәм фейерверклардан имгәнү очраклары булып тора.  Гадәттән тыш хәлләр җитәкчелеге тарафыннан Яңа ел бәйрәмнәре вакытында петарда һәм фейерверкларны куллану буенча чикләүләр кертелә. Аларны сәнәгать биналарыннан, транспорт юллары тирәсеннән, ягулык станцияләреннән - 500 метр, торак йортлардан, авыл хуҗалыгы сарайларыннан, кеше җыелып торган урыннардан 50 метр читтә генә кулланырга була. Пиротехник эшләнмәләрне урамнан, базарлардан һәм тукталыштагы сату урыннарыннан алмаска кирәк. Алар ачык һавада сату барышында яраксыз хәлгә дә килергә мөмкин. Көтелмәгән шартлаулар да булуы ихтимал, дип кисәтә янгын куркынычсызлыгын кисәтү буенча бүлек җитәкчесе. Бәйрәм кичәләрендә аракы эчеп янүчылар да шактый; сак булыгыз! Яңа ел бәйрәмнәрегез исән-имин үтсен.
Мордовия буенча Россия МЧС пресс-үзәге информацион материаллары буенча әзерләнде.

Н. Хәлил