Җир йөзендә һәр кешенең үз юлы, үз сукмагы бар. Шуңа күрә тормыш бизәкләре кешеләргә төрле урында һәм төрле вакытта шатлык китерсә, киртә булырга теләгән таулары да зур сынау булып, төрле кешегә төрле вакытта очрый. Кемнәрдер, чынлап та, алга барудан туктап кала һәм әйләнгеч, җиңелрәк сукмакларны эзли башлый. Ә кемнәрдер, каршылыкларны җиңә-җиңә, алга баруын дәвам итә. Гадәттә андый кешеләр тыйнак та, горур да, дәрәҗәле дә, шул ук вакытта гади дә булалар.Үз-үзенә һәм башкаларга таләпчәнлек, хезмәт сөючәнлек, тырышлык һәм эшне ахырына кадәр җиткерә белү, туры сүзле булу - андыйларның асыл сыйфатлары. Халык арасында зур хөрмәт казанган кешеләр белән башкалар санлаша, алардан үрнәк алалар, киңәш сорыйлар. Ә иң мөһиме – мондый кешеләрнең, гадәттә, балалары да тәртипле була. Торбеево районы Татар Юнәсе авылында туып-үскән Раис Равил улы Салихметовка шундый сүзләр туры килә. Ата-балаларыбыз гомер-гомергә, буыннан-буынга эшләп, һәрвакыт зур уңышларга, авыл хуҗалыгы продукциясенә өмет баглап яшәде. Бүген дә шулай һәм Раис Равил улы гомере буе туган туфрагында хезмәт итә. Зур эш тәҗрибәсе, белемлелеге, эшне, халыкны яратуы җитәкче буларак уңышларга ирешергә ярдәм итеп килә; алдынгылар рәтенә чыгара. Мордовия авыл хуҗалыгы өлкәсендә Атказанган  хезмәткәр (Заслуженный работник сельского хазяйства РМ), төрле грамоталары һәм димломнары, бүләкләре бу турыда сөйли.
- Раис Равил улы Салихметов - булдыклы, үз эшенең остасы, талантлы, олысы-кечесе белән уртак тел таба ала. Яңалыкка омтылудагы кыюлыгы белән ул безне һәрвакыт сокландыра һәм үзенә карата зур хөрмәт уята. Хезмәтенә бөтен күңелен биреп  башкаручы  җитәкче эшен һәрвакыт уйлап, ахырына кадәр җиткерә белә. Зур ышандыру көченә ия булган якташым үз фикерен беркайчан да көчләп такмый, кешеләрнең хәтерен калдырмыйча, әдәпле итеп сөйләшә. Мәктәбебезгә, кирәк чакта, спонсорлык ярдәмен дә күрсәтә. Юнки халкы анардан киңәш сорыйлар, үрнәк алалар, хөрмәт итәләр, - диде аның турында зур стажлы мәктәп директоры Тәнзилә Әхмәт кызы Агишева.
Язма героебыз турында берничә сүз. Раис Равил улы Салихметов 1948 елның 7 январендә Торбеево районы Татар Юнәсе авылында дөньяга килә. Тырыш, хезмәт сөючән гаиләдә үсә, тәрбия ала ул. Әтисе - Равил Хәсән улы, Бөек Ватан сугышы ветераны, гомере буе колхоз тракторлары бригадасы бригадиры буларак авыл халкының хөрмәтен яулаган кеше. Әнисе - Шәфика Хәмзә кызы, тормыш иптәше белән бергә шулай ук тракторлар бригадасында эшли, әмма учетчица булып. Алар биш бала - дүрт малай һәм бер кызга тормыш бирәләр. Өч баласы вузда белем ала: Зәкияләре - физика һәм математика белгечлеге ала, Раис белән Хәйдәрләре - агроном профессиясен үзләштерәләр. Раис Равил улы, Юнәдә җиде еллык мәктәп булганга, урта белем алу теләге белән, алты километр ераклыкта урнашкан Митрялыда (1961-65 елларда) унбер класс тәмамлый. Алты-җиде яшьтәш бергә кышларын – лыжаларда, язларын – велосипедларда ике авыл арасында йөреп белем алганнар. Барлык предметлар белән берлектә, татар теле һәм әдәбиятын үзләштергәннәр; шуңа Раис Равил улы белән иркен татар телендә аралаштык.
Мәктәпне уңышлы тәмамлап, агроном профессиясен үзләштереп, 1970 елда туган авылындагы «Нариман» колхозында агроном буларак хезмәт биографиясен башлап җибәрә Раис Равилевич. Шулай ике ел агроном булып эшли, аннары - бер ел Совет Армиясе сафында хезмәт итә. 1974 елда туган авылына кайтып агрономлык эшен дәвам итә. Ил хастәрен чын иргә йөклиләр: 1975 елның мартында Юнә халкы авыллары колхозы председателе буларак сайлыйлар Раис Равил улы Салихметовны. Шуннан 11 ел дәвамында колхоз председателе булып хезмәт итә. Биредә ул чын тормыш мәктәбен үтә. Колхозлар таралгач, тик торырга яратмаган җитәкче, ООО «Юнки» сельхозкооперативын булдыра. Бүген аның ике меңгә якын гектар җирендә уртача гектарыннан 23,5 центнер ( 2006-08 елларда – 30-35 центнер) алып ашлык үстерә, 103 баш савым сыерыннан елына бер сыердан 3800 килограмм сөт җитештерә һәм 50ләп бозау асрый. Аның хуҗалыгында 15 кеше эшли, ә уңыш җыйганда эшләүчеләрнең саны утызга җитә.
- Туган җирдә хезмәт итү бигрәк күңелле, шуңа да үземне бик бәхетле хис итәм. Билгеле, югары уңышларга ирешү өчен җиң сызганып эшләргә кирәк. Күп вакыт, барлыкка килгән авырлык-лардан чыгу юлын эзли-эзли, хезмәт итәргә туры килә. Кайберләрен чишеп тә булмый кала. Иң мөһиме – эшне урынына җиткереп, яратып башкарырга кирәк. Без үз эшчәнлегебез белән дәүләт программаларын үтибез, - ди җитәкче Салихметов.
Эшендә дә, өендә дә тәртип аның. Тормыш иптә-ше Нәфисә Абдрахман кызы белән бер-берсен кырык елдан артык аңлашып, дус һәм бәхетле тормыш итәләр. «Яраткан эшем, янәшәмдә мине ярты сүздән аңлаучы, дәрт-дәрман өстәп торучы хатыным булу да зур бәхет бит ул», - болар Раис  Равил улының  йөрәк түреннән чыккан сүзләре. Нәфисә Абдрахман кызы Татар  Юнәсе мәктәбендә озак еллар тырышып татар теле һәм әдәбиятын укытты; андыйлар турында чын укытучы, диләр. Бүген лаеклы ялда, әмма тавык - казларын үрчетә, бакчасында яшелчәләрен үстерә. Хоббисы аның – матур әдәбият әсәрләре уку һәм чәчәкләр үстерү; өе гөлгә күмелгән. Раис Равил улы белән Нәфисә Абдрахман кызы ике кыз бала - Венера белән Фаиләне тәрбияләп үстергәннәр; берничәшәр югары белем алган профессионаллар бүген алар. Фаилә Раис кызы Мәскәүдә юрист буларак милек (недвижимость) конторасында уңышлы хезмәт итә. Венералары да Мәскәүдә яши. Ул башлангыч сыйныф укытучысы да, директор урынбасары да буларак хөрмәтле кеше. 7 сыйныфта укучы Крестина кызлары да, әти-әнисе төсле, гел бишле билгеләренә генә укый. Каникулларында, татар авылының татар мөхитенә чумып, Юнә әби-бабасында ял итә.
Раис Равил улы Салихметовка 7 январьдә 70 яшь тула. Безнең юбиляр кешелекле, көчле рухлы, булдыклы,  ярдәмчел кеше һәм ышанычны һәрвакыт аклый. Ул тормышта үз юлын, үз сукмагын булдырган. Киләчәктә исәнлек-саулык, бәхетле тормыш, халыкны һәм туган туфрагын яратучы җитәкчегә тагы да зур уңышларга ирешергә насыйп итсен. Аңа шулай ук оптимист, тирә-яктагыларга җирдә яхшы кешеләр булуына ышаныч бирә торган кеше булып калуын телисе килә.

Наилә Насырова