Без бик катлаулы вакытта яшибез; кешеләргә еш кына төрле проблемалар, шул исәптән эшкә урнашу проб-лемасы белән очрашырга туры килә. Ярый әле кеше берничә белгечлек яки күптөрле күнекмәләр иясе булса. Бу очракта барлыкка килгән мәсьәләне хәл итәргә аның һөнәре ярдәм итә ала. Шундый очрак турында язмабыз да, дип хикәяли «Призыв» гәҗите корреспонденты Елена Севастьянова. Альберт Равил улы Батршин Ләмберәдә туып үскән. Биредә Беренче мәктәпне тәмамлый, аннары Н.П.Огарев исемендәге Мордовия дәүләт университетында социаль хезмәткәр белгечлеге ала. Район хәрби комиссариатында эшли. Барысы да яхшы булыр иде, тик тугыз ел эш стажыннан соң Ләмберә районы комиссариатында үзгәртеп кору эшләре гөрләде: өч хәрби комиссариатны - Березникның, Кочкуровоның һәм Ләмберәнең бергә берләштерделәр. Бөтен штат диярлек, кыскартуга эләгә. Һәм шул очракта кыскартылган белгечләргә кая барырга, нәрсә эшләргә кала? Ә Альберт Равил улының гаиләсе, кызы биш яшьтә генә. Тиз генә бер урыннан икенчесенә «сикерергә» яше дә унсигез түгел инде. Менә шунда туганнарының берсе аңа гасырдан-гасырга нәселле умартачылар булган гаиләсе тарихын искә төшерә. Үзегез уйлап карагыз: Октябрь революциясенә кадәр үк Ләмберәдә яшәүче бабасының бабасы - Идрис Сафиулла улы һәм әбисенең әбисе - Хафизә Хәлим кызы Фазловлар умарта тотканнар. Бу ерак 1914 елга туры килә. Алардан умартачылыкны бабасы – Рәстәм Идрис улы һәм әбисе - Сафура Ибраһим кызы Фазловлар кабул итә. Аннары умартачылыкны Равилның әнисе - Румия Рәстәм кызы Батршина дәвам итә. Өстәвенә, умарталар һәрвакыт бер урында гына урнашкан да була - бабалардан мирас итеп калган Октябрь урамындагы җир кишәрлегендә. Бал кортлары өчен анда иркен, нектар җыярга бар шарлар да тудырылган: янәшәдә басу-болыннар, урман. Боларның барысын да искә алып, Альберт Равил улы да үз көчен яңа юлда, умартачылык юлында сынап карарга була. Шул максат белән Саранск шәһәрендә умартачылар курсларын тәмамлый һәм умарталык-ларын да өенә алып кайта. Әлбәттә, яңа һөнәр нечкәлекләренә төшенергә теләсә кемгә дә җиңел булмый, аңа да авырга туры килә. Тик дөнья игелек-ле кешеләрсез түгел: киңәшчеләр дә, ярдәмчеләр дә табыла. Әле дә Альберт Равил улы үз тәҗрибәсе белән уртаклашкан умартачылар җәмгыяте рәисе С.В.Юматов, курсларда укыткан укытучы Д.В.Власкинны рәхмәт сүзләре белән искә ала. Тагы хайваннар авыруларына каршы көрәш буенча Ләмберә станциясе ветеринария табибы Ф.П.Шлепаев та зур практик ярдәм күрсәтә. Эш акрынлап җайга салына. Менә бүген дә кирәкле тәҗрибә һәм белем туплаган А.Р.Батршин умарталыгын киңәйтүне планлаштыра. Ул язмышына йогынты ясаган һәм аның тамырларын искә төшергән кешегә бик тә рәхмәтле.
Нәтиҗәдә, кыскартуга эләгеп, Альберт Равил улы Батршин бабасының бабасы белән әтисенең һөнәрен дәвам итәргә, умартачылык белән шогыльләнергә карар итә һәм яшь умартачы барлык авырлыкларны җиңә-җиңә барысын да булдыра. Язманың төп герое үрнәгендә хәтта катлаулы тормыш ситуациясеннән дә чыгу юлларын табарга мөмкин булуын үз күзләрең белән күреп була.

Н.ХӘЛИЛ әзерләде