Дарина Кильдеева - конкурс җиңүчесе
26 декабрьдә Идел буе фин-угор халыклары мәдәният үзәге хезмәткәрләре «Иң яхшы Яңа ел этно-уенчыгы» республика иҗади эшләр конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Чара И.Д.Воронин исемендәге Мордовия Республикасының туган якны өйрәнү музеенда узды. Зур актлар залына конкурсантларның уенчыклары белән бизәлгән этник чыршы куйганнар.
«Иң яхшы Яңа ел этно-уенчыгы» («Лучшая новогодняя этно-игрушка») конкурсына килгән 70 эшнең 53ен оештыручылар билгеләп үтте.
Мордовия Республикасы Мәдәният, милли сәясәт һәм архив эше министры урынбасары А. Е. Губанищев конкурс җиңүчеләрен һәм призерларын котлады, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Конкурс призерлары арасында Кадошкино районы Большие Поляны төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 класс укучысы Кильдеева Дарина да бар иде; ул конкурска татар костюмында Кар бабайны тәкъдим итте һәм 3 урынны алды. Җитәкчесе - Светлана Шамиль кызы Абаева.