22 декабрь - татар әдәбияты классигы Шәриф Камалның бакый дөньяга күчкән көне. Һәр ел, традиция буенча, Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе укучылары якташларының истәлек тактасына чәчәкләр салалар.

Бүген дә балалар, мәктәп директоры Флора Әхмәтҗан кызы Шамонова белән укытучылар җитәкчелегендә, истәлек тактасы янына җыелдылар һәм Шәриф Камалетдин улы турында сөйләштеләр.
Бу көнгә, әлбәттә, әзерләнү булды. Тугызынчы сыйныф укучылары Шәриф Камалга куелган таш янын (туган йорты урынында) кардан чистарттылар. Ә инде 22нче декабрь көнне үзебезнең авылдашыбызга, классик язучы, драматург, тәрҗемәче Шәриф Камалны искә алып, чәчәкләр куйгач, истәлекле таш янында ук укучылар белән Шариф Камал турында әңгәмә үткәрдек. Истәлекне мәң-геләштереп, фотога да тешердек.
Шул ук көнне Шәриф Камал исемен горур йөрткән Татар Пештәсе урта мәктәбебездә якташыбызга багышлап, барлык классларда төрле кичәләр, дәресләр һәм класс сәгатьләре үткәрелде.
Алдан искәртәм: 2024 нче елның 27 нче (иске стиль буенча - 15) февралендә Шәриф Камалның (Шәриф Камалетдин улы Байгильдеев) тууына 140 ел тула. Бу көнне лаеклы билгеләп үтү максаты белән мәктәбебез инде әзерлек алып бара.

Сания САЛЯЕВА