Республика йортында Мордовия Главасы каршындагы Директорлар советының һәм РМның демографик һәм миграция сәясәте буенча Координация советының уртак утырышы 20 декабрьдә узды.
Республика өчен миграция кимүе проблемасы кискен тора, регионыбызның күп кенә предприятиеләрендә эшче көч дефициты билгеләнә. Демографик мәсьәләләрне хәл итүдә төбәк предприятиеләр җитәкчелеге белән көчләрен берләштерә. Мордовиядә 32 эре инвестиция проекты гамәлгә ашырыла, шул исәптән быел эшли башлаган 10 яңа производство. Аларны профессиональ кадрлар белән тәэмин итү турында киңәшмәдә дә сөйләгәннәр. - Бу очракта хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы теләсә кайсы предприятие өчен зур кадрлар хезмәте кебек эшләргә тиеш, - дип ассызыклады Артём Здунов. - Республикада 10 мең вакансия бар, шуларның 7 меңе - эшче һөнәрләре буенча. Кадрларга без авыл хуҗалыгына да, сәнәгатьтә дә мохтаҗ, бигрәк тә сезонда. Без 32 инвестиция проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез. Акча табабыз, аларны федераль фондлардан җәлеп итәбез. Агымдагы елда «Рузаевка» ТОСЭРы өчтән бер өлешкә киңәйтелгән, анда инде 1069 яңа эш урыны булдырылган һәм киләчәктә меңгә якын вакансия ачылачак. Безнең махсус икътисади (экономической) зонада меңнән артык эш урыны булачак, - диде Мордовия Главасы.
Шул ук вакытта төрле профильдәге югары класслы белгечләрне башка төбәкләрдән, мәсәлән, фармацевтика җитештерүенә җәлеп итәргә туры килә.
- Хезмәт базарындагы дисбаланс проблемасын, әлбәттә, барыбызга бергә, шул исәптән максатчан укыту, кадрлар җәлеп итүнең максатчан программалары аша хәл итәргә кирәк, - диде Артём Алексеевич Здунов. - Я очень благодарен бизнесу - тем, кто вернулся в республику, для нас это принципиально важно.
Республика Главасы билгеләп үткәнчә, күптән түгел Ерак Көнчыгыш һәм Арктика үсеше министрлыгы җитәкчелеге белән очрашуда төбәкнең бу территорияләрдән гражданнарны күчерүдә катнашуы мәсьәләләре тикшерелде.
- Без инфраструктурно эшләргә, федераль акчалар, шәхси инвестицияләр җәлеп итәргә карар кылдык.
Элекке тоткыннарны эш-кә урнаштыруны күздә тоткан проектлар буенча да эш дәвам итәчәк.
Артём Здунов шулай ук республика предприятиеләренә югары уку йортларын һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен, шул исәптән башка төбәкләрдән дә, җәлеп итү эшенең мөһимлеген билгеләп үтте.
«Для нас важна разработка кадровой стратегии вместе с МГУ им. Н.П.Огарева, - сказал Глава Мордовии. - Следующий год Президентом России объявлен Годом семьи. Мы совместили его с Годом трудовых династий. Мне отрадно, что у нас в Мордовии их очень много. Мы должны это сберечь – это наше достояние».
Мордовия буенча Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьә-ләләре идарәсе башлыгы Борис Мандрус совет утырышында хезмәт мигрантлары белән агымдагы хәл турында хәбәр итте.
Мордовия Республикасы социаль яклау, хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры Игорь Князьков хезмәт базарындагы вәзгыять һәм миграция сәясәте күрсәткечләрен яхшыртуга юнәлдерелгән инструментлар турында хәбәр итте. Быелның 10 аенда республиканың 13 районында миграция үсеше күзәтелә.
Республика Главасы бу нәтиҗәне ныгытырга кирәклеген ассызыклады.
- Кешеләрне Мордовиягә кайтару белән шөгыльләнүне дәвам итәчәкбез, моның өчен барлык шартлар тудырачакбыз, - диде Артём Здунов.
Утырышта Мордовия Республикасы Главасы каршындагы Директорлар советы рәисе Геннадий Громов, АО “МордовАгроМаш” идарәсе директоры, яңа срокка сайланды.

Наилә НАСЫРОВА