Зөлфәт Хәкимнең пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев куелышында «Килә ява, килә ява» спектаклен Буа дәүләт драма театры Рузаевка районы Татар Пишләсе тамашачыларына 2017нчы елның 27 февралендә,  Ләмберә районы Пензятка авылында – 28 февральдә, ә шул ук районның Аксеново авылында беренче мартта күрсәтергә тели.
Әгәр дә сез үзегезнең тормышыгызны бертөрле диеп уйлыйсыз һәм ул сезне туйдырган икән, сезгә һичюгында безнең комедияне карарга кирәк! Шушы ук көннәрдә көндез яшь тамашачылар өчен ике спектакль күрсәтербез. Беренчесе – «Бүре баласы Пожарный»  дигән спектакль (3+)  нәни тамашачылар өчен.
Янгын – иң куркыныч афәтләрнең берсе. Бу хакта бала кечкенәдән үк белергә тиеш. Әлеге спектакль нәкъ менә шул янгын куркынычсызлыгы турында да инде. Урман җәнлекләренә янгын куркынычсызлыгы турында үткәргән дәрес аша балалар шырпы белән уйнау нәрсәгә китерүен, ут һәм янгынның куркынычлыгы, янгын сүндерүче эшенең җаваплылыгы, авырлыгы турындаәйбәт мәгълүмат алалар. Уен-җыр белән үрелеп барган спектакль бик җиңел кабул ителә.
Икенчесе - наркоманиягә каршы «Алсу томан артында» спектаклен яшьүсмерләр өчен (12+) күрсәтербез.
Һәр гасырның – үз проблемасы... Наркомания һәм ташландык балалар – безнең заман чире. «Алсу томан артында»  спектакле – урамда әти - әнисез калган ятим балалар язмышы турында... Мондагы вакыйгалар бүгенге көн чынбарлыгын чагылдыра. Әлеге спектакль балаларны да, әти – әниләрне дә, гомумән, киҗ җәмәгатьчелекне уйланырга мәҗбүр итә.
Театр директоры, Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев билгеләп узганча, әлеге спектакль заман чиренә әйләнгән наркоманияне кисәтүгә багышланган. «Репертуарыбызга мондый эчтәлектәге әсәрләр кертү очраклы гына түгел. Без заман белән бергә атлыйбыз, бүгенге җәмгыятьне ни борчый, театрны да шул борчый. Аерым кешеләрне генә түгел, бөтен илне хафага салган наркоманияне кисәтү, профилактик юнәлештә эш алып бару, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту – барыбызның да уртак бурычы. Ә театр- зур тәрбия мәктәбе ул. Юкка гына, театр яктылыкка, нурга илтә, димиләр бит»,- диде танылган артист.
Буа дәүләт драма театры быел 100 еллык юбилеен билгеләп узарга җыена.
- Бу безнең өчен зур тарихи вакыйга,- диде театрның директоры Раил Садриев. - Буа шәһәрендә беренче спектакль 1917 елның 4 маенда укытучы Мифтахетдинов җитәкчелегендә куелган. Революциядән соң, шәһәргә артистларның тулы иҗат труппасы килә. Аның составында Камал I, Камал II, Гөлсем һәм Бари Болгарский, Шакир Саминский, Галия Камская, Ситдик Айдарский, Зөләһха Богдановалар була. Ә Буа җирлегендә театр 2002 елның 16 февралендә яңа сулыш алды, дисәк тә һич ялгыш булмас. Мин шул көнне, энтузиастларны җыеп, «Гөргери кияүләре»н сәхнәләштерә башладым. Шул көннән башлап без 60тан артык спектакль куйдык инде. Татарстанның ул чактагы Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән 2007 елның 30 мартында Буа дәүләт драма театры оештырылды. Без үзебезнең районда гына түгел, Татарстан, Россиянең төрле төбәкләрендә чыгыш ясыйбыз. Безне хәзер беләләр, таныйлар, һәркайда көтеп алалар. Татарстанның атказанган артистлары Азат Зарипов, Фирзәр Мортазин, шулай ук  Илсур Мортазин, Әминә Шәрәфетдинова, әйдәүче артистлар Гөлзада Камаретдинова, Рима Хәмидуллина, Булат Гәрәев, Ильфир Солтанов, Наилә Имәнгулова, Гөлназ Гыйззәтуллина, Айгөл Сәгдиева, яшь артистлар Ирек Гайнетдинов, Тимур Шиһаповлар - театрыбыз горурлыгы.
Театрның 100 еллыгы алдыннан Буада 12 марттан 23 кадәр «Идел-Буа-Урал» – яссылыклар диалогы исемле бөтенроссия театр фестивале оештырыла. Ул Идел буе һәм Урал халыклары профессиональ драма театрлары фестивале дип күздә тотылса да, географиясе тагын да киңрәк булачак.
Сезне безнең спектакльләребезгә көтеп калабыз.