7-8 февральдә туган тел белүчеләре, яратучылары Казан шәһәренә җыелды. 17 төбәктән 110 бала белемнәрен сынап, татар теле һәм әдәбиятыннан Төбәкара олимпиадасында катнаштылар.
Мордовиядан өч 9 класс укучысы татар теленнән - Максутова Алина (Кырви урта мәктәбе), Сюбаева Алсу (Пензятка урта мәктәбе), Мангутова Земфира (Большие Поляны төп мәктәбе); 10 класс укучысы Старкова Рената (Тат. Юнки төп мәктәбе) һәм бишәү әдәбияттан - 9 класс укучысы Ямбушева Эльнара (Кырви урта мәктәбе), 10 класс укучылары Кадеева Регина (Алтар урта мәктәбе), Симаева Диана (Латыш урта мәктәбе) һәм 11класс укучылары Абузярова Айлина (Аксен урта мәктәбе) һәм Качкова Алена (Пензятка урта мәктәбе) көчләрен сынап карадылар. Безнең укучылар һәммәсе призерлар булып чыкты. Бөтенебез шатландык, кәефләр күтәрелде һәм бер-беребезне тәбрикләдек. Разил Вәлиевның һәм Фәнис Яруллинның иҗатына карата иҗади конкурс 8нче февральда үтте. Мордовия укучыларының барысы да яттан өйрәнгән шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, һәммәсенә беренче урын бирергә була иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, балаларны тырышып укытканнары, ана телендә белем биргән өчен, зур рәхмәт әйтәсем килә. Әмма Кырви мәктәбенең 9нчы класс укучысы Ямбушева Эльнара гына беренче  урын яулады.
Укучыларны Мәгариф министры  Э.Н.Фәттахов үзе котлады. Укучыларның татар телен югары дәрәҗәдә белүләрен хуплады. «Туган телне яратыгыз, туган телдә сөйләшегез, киләчәктә ана телен балаларыгызга өйрәтегез! Шулай гына бергәләшеп, туган телебезне саклый алырбыз», - диде министр. Апрель аенда татар теле буенча булачак Халыкара олимпиадасына җиңүчеләрне һәм призерларны чакырды.
Без Казанга 5 нче февральда килдек. Олимпиадага килүчеләрдән беренчеләрдән булдык. «Регина» дигән гостиницаның бүлмәләренә урнашкач, Казан буйлап сәяхәткә чыктык. Башта Бауман урамында йөрдек, аннары Кремльга юнәлдек. Кремль каршындагы Муса Җәлилнең һәйкәле яныннан туктамый узып булмый. Бөек шагыйрьнең батырлыгы турында, туган иленә, халкына тугрылыклы булуына баш иясең. Кремль эчендәге Кол Шәриф мәчетенең матурлыгына хәйран калып басып сокланып тордык. Мәчет эчендә Коръәннең сүраларын тыңладык. Кибеттән төрле китаплар, сувенирлар алып чыктык. Ерактан ук аз гына бер ягына авышканы күренеп торган Сөембикә манарасы янына бардык. Легенданы искә төшердек. Истәлеккә фотога төштек.
7нче февральдә татар шагыйрьләре белән очрашу оештырылды. Разил Вәлиев, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Шәрәпова үзләренең шигырләрен матур иттереп укыдылар. Безнең укучылар да Разил  Вәлиевнең шигырләрен сөйләделәр.8нче февральдә Кәрим Тинчуринның театрында “Кияүләр” дигән комедияне рәхәтләнеп көлеп карадык. Укучыларыбызга бик ошады.  Кайбер укучыларыбыз Казанда беренче мәртәбә булды. Алла бирсә, бергәләп апрель аенда да Казанга татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадасына барачакбыз..
Пензятка урта мәктәбе укучыларының әниләре Качкова Лариса Харисовна һәм Сюбаева Альмира Рәстәмовна материаль ярдәм күрсәткән спонсорларга Пензятка авылының мәчете, Үзәк собор мәчете, “Ускудар” мәчете, Фагим –хазрәт Шафиевка рәхмәтләрен белдерәләр.

Рауза Юмаева