Мордовия махсус хәрби операциядә катнашучыларга кирәк булган әйбер-ләрне җыю һәм тапшыру дәвам итә. Игелекле эштә меңләгән кеше, җәмгыть эшлеклеләре, предприятие һәм оешмалар катнаша.
Өлкән буын «Бердәм Россия» партия проекты кысаларында оештырылган «Герой өчен җылылык» хәйрия акциясе Торбеево район халкы арасында да зур ярдәм тапты. Гуманитар ярдәм кабул итү пунктында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен берничә йөз пар җылы носки һәм хат тупланган. Чираттагы тапкыр «Герой өчен җылылык» акциясе Ватанны саклаучыларна ярдәм күрсәтте. Хатын-кызларның һәр сүзенә һәм һәр эшләнмәсенә күңел җылысының, Ана мәхәббәтенең һәм өйнең бер өлешен салганнар. Акциядә төрле яшьтәге битараф булмаган гражданнар, шул исәптән эшләүчеләр һәм яшьләр дә катнашты. Директор, партия әгъзасы Журавлева Галина Васильевна җитәкчелегендә йөздән артык пар җылы оекбаш әзерләгән «Очаг» автоном коммерциячел булмаган оешма хезмәткәрләре аерым рәхмәт сүзләренә лаек булды. Галина Васильевна: «Осталарыбыз Наилә Хамиль кызы Агишевага, Лидия Филипповна Маслихинага, Мария Алексеевна Тимошкинага, Людмила Михайловна Кабановага, Ирина Александровна Кидяевага, Любовь Васильевна Жилкинага, Татьяна Васильевна Журавлевага, Надежда Владимировна Жилкинага, Татьяна Ивановна Китаевага, Светлана Анатольевна Моисеевага зур рәхмәт әйтәсем килә...»
Ватанны саклаучылар көне алдыннан якташларыбызга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, җылы бүләкләр һәм рәхмәт сүзләре язылган хатлар тапшырылачак, һәм, һичшиксез, аларга туган яктан көтеп алынган хәбәрләре булачак.

Асия АГИШЕВА