10 февральдә Мордовия Дәүләт Җыелышы (Председатель Государственного Собрания) рәисе Владимир Чибиркин, Мордовия Хөкүмәте (Председатель Правительства РМ) рәисе Дмитрий Поздняков, РМ буенча Баш федераль инспектор (Главный федеральный инспектор по РМ) Михаил Сезганов, Мордовия прокуроры Сергей Лапин, хокук саклау структуралары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашында Мордовиянең гомуми юрисдикция судларының 2022 елдагы эшенә йомгак ясау буенча киңәшмә узды. РМ Югары Суды рәисе Валерий Кияйкин докладында билгеләп үткәнчә, гомуми юрисдикция судлары һәм җәмәгать судьялары тарафыннан узган ел 150 меңгә якын граждан, административ эш һәм материаллар, административ хокук бозулар турында 38 меңгә якын эш, 3320 җинаять эше каралган.
Судлар закон чыгару һәм башкарма хакимият белән актив катнашалар. Бу уртак эшкә уңай бәяне Мордовия Дәүләт Җыены рәисе бирде. Владимир Чибиркин суд органнары һәм төбәк парламенты хезмәттәшлегенең төп юнәлеше - җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү, дип искәртте. Әйтик, узган ел Дәүләт Җыелышы сессияләрендә 17 җәмәгать судьясы билгеләнгән (11 вәкаләтләр (полномочий) срогы чикләнмичә һәм 6 – срогы 3 елга).
2022нче елда Мордовия Дәүләт Җыелышы, республика Югары Суды белән берлектә, «Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьяларының гомуми саны һәм суд участоклары саны турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү һәм Мордовиядә суд участоклары санын бер берәмлеккә (44тән 45кә кадәр) арттыру һәм бер җәмәгать судьясы вазыйфасын өстәмә кертү өлешендә» федераль закон проекты эшләнде. Шулай ук җәмәгатьчелек вәкилләрен Мордовия Республикасы Судьяларының квалификация коллегиясенә билгеләү дә уздырыла.
«Суд җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә гражданнарның, бигрәк тә халыкның аз якланган категорияләренең, шул исәптән пенсионерларның, ятимнәрнең, инва-лидларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре булырга тиеш. Бу аеруча бүген махсус хәрби операция ясауга бәйле. Республикада яшәүче һәр кеше профессиональ суд ярдәме һәм яклау алачагына ышанырга тиеш», - дип билгеләп үтте Владимир Чибиркин.
Традиция буенча йомгаклау киңәшмәсендә Мордовиянең судьялар корпусы вәкилләренә бүләкләр тапшырылды.

Наилә НАСЫРОВА әзерләде