Әссәламү галәйкүм, хөрмәтле дин кардәшләр, газиз ватандашлар!
Истамбул шәһәре Үскүдар префектурасы экс-мөфтие һәм рәисе Гали улы Мехмет хәзрәтләре һәм зәүҗәсе Хәлил кызы Гүләр ватани аслияләрендә Хатай шәһәрендә үз йортларында зәлзәлә сәбәбе аркылы вафат булдылар.
Үз  заманасында  Мехмет хәзрәтләре Истамбул шәһәре Үскүдар префектурасы киң җәмәгатьчелек арасында Мордовия Республикасы башкаласы Саранск шәһәрендә җәмигъ мәчете барлыкка килүе өчен зур ярдәм итү чаралары һәм әмәлләре оештырган иде. Саранск шәһәрендә мәчет төзелеп беткәч, Үскүдар префектурасы мөселманнары хакы хөрмәтенә, Мордовия Республикасы мөселманнары мәчеткә «Үскүдар» исеме бирделәр. Ә Истамбул шәһәре мэриясе, шәһәрнең бер ял итү паркына, Саранск шәһәре исемен бирә.

Төркия, Сүрия Дәүләтләре мөселманнарының һәм хөрмәткә лаек булган Мехмет хәзрәтләренең туганнарының кайгысын уртаклашабыз ...
Аллаһы Тәгалә вафат булган Төркия һәм Сүрия Җөмһүриятләре мөселманнарының, Мехмет хәзрәтләренең һәм зәүҗәсенең кылган изге гамәлләренең мәртәбә дәрәҗәсен арттырсын, һәммә һәммәләренең мәңгелек урыннарын Аллаһы Тәгалә җәннәттә кылсын!

 

Имам-ахунд Рафаэль МАНЮРОВ,
Мордовия Җөмһүриятендә Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте тулы хокуклы вәкиле