Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80-еллыгы уңаеннан, сугыш һәм тыл ветераннарының бөек батырлыгына, фидакарьлегенә тирән хөрмәт йөзеннән, юбилей медальләре тапшыралар. Мордовия ветераннарын да Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре белән бүләкләделәр һәм бүләкләчәкләр. Республика йортында үткән чарада Мордовия Главасы Артём Здунов Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, блокададагы Ленинградта, чолгалынышлы Севастопольдә яшәүчеләрне, балигъ булмаган концлагерь тоткыннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котлап юбилей медальләре тапшырды. Мордовиядә барлыгы 1760 кеше бүләкләнер.

Барлык регионыбыз районнарында да бу эш алып барыла. Мәсәлән, Рузаевка районында 103 кешене бүләкләрләр, ә Кадошкино муниципаль районы башлыгы Андрей Викторович Чаткин район халкына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырып килә, шул исәптән Большие Поляны авылы халкына да.Кадошкино районы Большие Поляны авылында гомер итүче алты Бөек Ватан сугышы баласына - Сания Мухамеджан кызы Капкаевага, Сара Ибрагим кызы Долотказинага, Алия Мухамеджан кызы Ляпинага, Фәрит Абдулла улы Иштряковка, Әтхәм Абдулла улы Иштряковка, Сәгидә Абдулла кызы Иштряковага (кызында, Рузаевка районы Верхний Урледим авылында яши) район җитәкчесе Андрей Викторович Чаткин белән авыл җитәкчесе Наилә Хафиз кызы Долотказина медальләр тапшырганнар.Һәр ветеранның өендә булып, җирле үзидарә органнары вәкилләре аларны бүләкләре белән котладылар һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер һәмтыныч күк йөзе теләделәр. Медальләр- сугышның коточкыч вакыйгаларын кичергән һәм тылдагы хезмәте белән Бөек Җиңүне якынайткан кешеләрнең батырлыгына һәм фидакарьлегенә хөрмәт билгесе.- Сез барлык буыннар өчен якты үрнәк булып торасыз, безне рухыгыз һәм патриотизм идеалларына ышанычыгыз беләнилһамландырасыз. Иңнәрегездә зур һәм лаеклы гомер, туган районыгыз хакына күпьеллык хезмәтегез, нык сәламәтлегегез өчен рәхмәт сезгә! Без сезнең белән горурланабыз! - дип билгеләп үтте Андрей Викторович.Алдан һәрбер авылдашын кайгыртып, аларга шалтыратып торган Наилә Хафиз кызы Долотказина да бүләк алучыларны котлап теләкләр теләгән: «Сез Бөек Ватан сугышының авыр елларын кичердегез, уртак җиңүгә зур шәхси өлеш керттегез. Сезнең тормыш юлыгыз һәрберебез өчен Ватанга намуслы хезмәт итүнең иң яхшы үрнәге. Сезгә нык сәламәтлек һәм якыннарыгызныңкайгыртуында, мәхәббәтендә озын гомер итүегезне телим. Батырлыгыгыз һәм ныклыгыгыз өчен зур рәхмәт! Тагы биш елдан, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 85 ел» дигән юбилей медальләрен дә тапшырырга Ходаем насыйп итсен сезгә!»

Наилә НАСЫРОВА