Афганистанда тугыз елдан артык дәвам иткән сугыш безнең республиканы да читләп узмый. Шул канөчкеч сугышта Мордовиядән 3000 кеше катнашты; 68 - вафат, ә 48 инвалид булып кайтты.
15 февральдә Республикабызның Мәдәният йортында үткәрелгән тантанага республикабызның афганчы-ветераннары җыелды. Ватаныннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләргә багышланган Хәтер көнендә Мордовия Главасы Владимир Волков исеменнән Госсобрание җитәкчесе Владимир Чибиркин  белән «Боевое братство» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы региональ бүлеге рәисе Валерий Миточкин тәбрикләп изге теләкләрен җиткерделәр, сугыш турында сөйләделәр һәм сугышчы-интернационалистларга лаеклы бүләкләр дә тапшырдылар. Ә кичә алдыннан регионыбыз афганчы-ветераннары Саранск шәһәрендәге һәйкәлгә гирляндалар, чәчәкләр куйдылар. Күп еллардан бирле дәвам итә торган күркәм гадәт буенча, алар быел да дини урыннарга барып дога кылдылар.
Тантанада Владимир Чибиркин болай ди: «Эхо десятилетия афганских событий до сих пор тяжелым набатом отдается в сердцах нашего народа. Мы помним защитников Отечества – воинов-интернационалистов, помним, через что им пришлось пройти и какие выдержать испытания. И какими бы противоречивыми не были оценки Афганской войны, мы точно знаем, что наш солдат стоял на защите национальных интересов, обеспечивал безопасность Отчизны... » Ул чыгышында: «Через службу в Афганистане прошли почти три тысячи уроженцев Мордовии (2956 человек), 629 из них отмечены орденами и медалями. 68 погибли. Более тысячи семисот воинов-афганцев проживают сейчас в республике». Владимир Чибиркин әйткәнчә, регионыбыз җитәкчесе сугышта катнашкан ветераннарның киләчәк буынга патриотик һәм әхлакый тәрбия бирүдә керткән өлешләрен, Мордовиянең иҗтимагый-сәяси тормышында активлыкларын югары бәяли: «Ваши опыт, знания, профессионализм очень нужны сейчас стране и респуб-лике. Своим примером вы показываете молодежи, как следует относиться к судьбе России, к истории, культуре и традициям народа, как можно бескорыстно и беззаветно любить Родину».
Соңыннан бүләкләр тапшырылды: Айса Рәстәм улы Хабибуллинга «Батырлык өчен» («За ратную доблесть») медале, Фаиль Ильяс улы Жалимовка һәм Марат Зыя улы Сайфулловка Мордовия Хөрмәт грамотасы (Почетная грамота), Камиль Абдрашит улы Заликовка Мордовия Госсобрание Рәисе Рәхмәте.
«Боевое братство» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы региональ бүлеге рәисе Валерий Миточкин афганчылар истәлегенә бер минутлык тынлык белдерде. Сугышчы-интернационалистлар турында сөйләде, аларны шул көн белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.
Афганчылар хөрмәтенә «Афганское эхо» дигән XXX Республика патриотик җыр фестивале лауреат һәм  дипломантлары матур концерт бүләк иттеләр.
Рәсемдә сулдан уңга: Ринат Альмяшев, Фаиль Жалимов, Раиль Невлютов, Марат Сайфуллов.

Наилә Насырова