Рузаевка районының архив бүлеге - республикада иң яхшыларның берсе. Менә инде 10 елдан артык аны талантлы кеше һәм акыллы җитәкче Наилә Шаһидулла кызы Чугунова җитәкли.
Рузаевка архивы тарихы 1936 елда башлана. Архивчыларның иң төп бурычларыннан берсе - документларның сакланышын тәэмин итү. Чөнки әлеге учреждение - үткәннәр турындагы мәгълүматларның уникаль саклагычы бит.
Моңарчы Рузаевка архив бүлеге документларны саклау өчен бернинди шартлар булмаган торак йортның төп катында иде. Фондларны саклау һәм хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшырту өчен мәйданны киңәйтү мәсьәләсе кискен торды һәм моны чишүдә Шаһидулла кызы Наиләнең дә өлеше зур. Шулай, 2016 елның 26 октябрендә архив бүлегенең яңа бинасы рәсми рәвештә ачыла. Хәзер ул Ухтомский урамындагы 58 нче йортта ремонтланган бинада урнашкан; барлык заманча стандартларга һәм таләпләргә туры килә - махсус янмый торган киштәләр һәм шкафлар белән җиһазландырылган, анда иң мөһим документлар саклана. Заманча янгын сигнализациясе һәм компьютер техникасы бар. Монда шулай ук даими (мәңгелек) сакланырга тиешле документлар булган бүлек бар. Бу, беренче чиратта, җирле үзидарә органнары, судлар һәм прокуратура документлары, җир килешүләре, төрле бүләкләүләр, авыл җирлекләре турында тарихи белешмәләр.
Рузаевка архивында танылган як-ташларыбызның, мактаулы граж-даннарның шәхси фондларын да саклыйлар. Туу һәм үлем чиркәү язмалары, нотариаль гамәлләр язмалары, колхоз бүлекләре, безнең оешмаларның барлык тарихи белешмәләре бар. Болар барысы да гражданнарга кирәкле мәгълүмат бирү, аларның сорауларына җавап бирү өчен кирәк. Әйтик, хезмәт хакы яки эш стажы турында белешмә. Районның булачак пенсионерлары нәкъ менә шунда мөрәҗәгать итәләр.
Наилә Шаһидулла кызы Чугунованың тырыш эшчәнлегенә иҗади якын килүе һәм активлыгы өчен район, рес-публика һәм Россия дәрәҗәсендәге бүләкләнгән.
- Наилә Шаһидулловнаны мин күптән беләм, 30 елдан артык. Мин аңа зур хөрмәт белән карыйм. Белеме буенча ул тарихчы. Архив тармагында 33 ел, Рузаевка районының архив бүлеге начальнигы булып 10 елдан артык эшли, - дип сөйли РМ Мәдәният, милли сәясәт һәм архив эше министрлыгының архив идарәсе башлыгы Людмила Чересева. - Наилә Чугунова - үз эшенең чын патриоты, намуслы, җаваплы, белемле һәм иҗади кеше. Аның искиткеч оештыру сәләте бар. Документларның сакланышын тәэмин итү өчен күп эш башкара, шулай ук архив урнашкан яңа бина бүлеп бирүгә иреште. Яраткан эшенә бар көчен бирә.
Наилә Шаһидулла кызы җитәк-челегендә тагын ике искиткеч белгеч эшли. Алар бергәләп югары дәрәҗәдә зур күләмдә эш башкаралар: кирәкле мәгълүматны җыю, саклау, аннары бирү буенча җентекле эш алып баралар.
Рузаевка архив бүлеге республика муниципаль архивлары арасында беренчеләрдән булып күпфункцияле Үзәк белән хезмәттәшлек оештырган, ел саен социаль-хокукый характердагы запросларның күбесен үти, хәзерге вакытта Пенсия фонды белән электрон элемтәдә эшли.
Наилә Шаһидулла кызы тормыш иптәше, Шамиль Әхмәтҗан улы белән Мансур белән Артур улларын тәрбияләп үстерделәр, ә алар әти-әниләренә оныклар һәм оныкчыклар бүләк итте. Наилә Чугунованың гаиләсе бик тату; бергәләп татар милли ризык-ларын әзерләргә ярата, үзебезнең гореф-гадәтләрне саклый.

Наилә НАСЫРОВА