2023 елның 14-17 февральдә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада үтте. Чара РФ субъектларының мәгариф идарәсе органнары белән төзелгән белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләрне гамәлгә ашыру, туган (татар) телнең дәрәҗәсен һәм укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү, укучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына гамәли ярдәм күрсәтү максатыннан уздырылган.
Олимпиадада Россиянең 28 төбә-геннән 8-11 сыйныфта укучы 187 бала - татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларның төп этаплары җиңүчеләре һәм призёрлары катнашкан.
15-16 февральдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында Педагог һәм остаз елына багышланган татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада, шулай ук сөйләм туры (нәфис сүз) узган. Бәйгечеләр арасында Мордовиядән 11 укучы булуы да аеруча сөенечле. Алар - татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары. Укучылар белән бергә Казанга аларны бу җитди сынау-га әзерләүче остазлары татар теле һәм әдәбияты укытучылары юлланды: Сания Спартак кызы Саляева (Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе), Альфия Фатих кызы Муртазина (Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбе), Фазия Фәрит кызы Боярова (Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе), Луиза Низаметдин кызы Смакаева (Ләмберә районы Кривозерье урта мәктәбе) торган группаны Кадошкино районы Латышовка авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты хөрмәтле укытучысы Светлана Равиль кызы Поташова җитәкләде. Казанга юлланган төбәкнең иң көчле, тәҗрибәле укытучылары бу көннәрдә укучылары өчен борчылып, җан атып, терәк булып торган.
- Казанда безне бик җылы каршы алдылар. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Укытучылар өчен аерым чаралар булуы да мөһим. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе белгечләре һәм дәреслекләр авторлары белән очрашу да бик җанлы узды. Олимпиада кысаларында катнашучылар өчен Казанның истәлекле урыннары белән танышуны үз эченә алган мәдәни-экскурсия программасы, Г.Камал (Ай-гөл Әхмәтгалиеваның «Капка») һәм К.Тинчурин (Г.Камалның «Беренче театр») театрларында спектакльләр тамаша кылу каралган иде.
Бәйгегә килгәндә, безнең укучылар җитди әзерлек белән килделәр. Моны Мәгариф министрлыгында сектор җитәкчесе Гулия Фаргат кызы Мусина да билгеләп үтте. Укучыларыбызның яхшы нәтиҗәләре шатландырды», - ди Латышовка мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, делегацияне җитәкләгән Светлана Равиль кызы Поташова. - Татар теле һәм татар әдәбияты Регионара олимпиадасында Мордовия делегация вәкилләре барысы да лаеклы призерлар булдылар. Иҗади конкурста да кем сәнгатьле шигырь укып, кем матур җырлап үзләрен сынатмыйча гел призлы урыннар яуладылар.
16 февральдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында олимпиаданы ябу тантанасы үткән. Призерларның исемнәре түбәндә.
Кильдеева Дарина, Кадошкино районы Большие Поляны төп мәктәбе 8 класс укучысы (укытучылары - З.Х.Кильдеева); Исхакова Мәрьям, Ләмберә районы Кривозерье урта мәктәбе 8 класс укучысы (укытучысы Л.Н.Смакаева).
Муртазина Самира белән Айзятуллов Ильнур, Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбе 9 класс укучылары (укытучылары А.Ф.Муртазина).
Харисова Энҗе, Ләмберә районы Аксён урта мәктәбе 10 класс укучысы (укытучысы А.Ш.Абдюшева).
Тумпарова Алсу белән Тумпарова Регина, Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбе 11 класс укучылары (укытучылары С.Р.Поташова).
Мансурова Ильнара белән Курмакаева Карина, Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе 9 класс укучылары (укытучылары Ф.Ф.Боярова).
Кузикова Самира, Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбе 11 класс укучысы (укытучысы С.С.Саляева); Алькаева Римма, Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбе 11 класс укучысы (укытучысы Р.М.Юмаева).
- Биремнәрне уңышлы эшләп чыктым дип уйлыйм, эшемне «җиңәм» дигән уй-ният белән тапшырдым. Биредә шулкадәр рәхәт мөһит тудырылган иде: бар борчылуларым эреп китте.
Олимпиадага укытучым белән нык-лап әзерләндем. Иртән торып кабатлаган тел гармониясе темасы да эләкте»,- дип сөйләгән олимпиада призеры тәҗрибәле укытучысы Луиза Низаметдиновнага Ләмберә районы Кривозерье урта мәктәбе 8 класс укучысы Исхакова Мәрьям.
Төбәкара олимпиадада җиңүче һәм призер исемен яулаучылар татар теле һәм әдәбияты буенча 21-24 нче апрельләрдә үтәчәк Халыкара олимпиадасында катнашачаклар.

Наилә НАСЫРОВА