Һәр бишенче мошенник үз схемаларында мессенджерлар куллана.
2023 елда мондый һөҗүмнәр өлеше ике тапкыр артты: 12 дән 22,5 процентка кадәр. Ни өчен мошенниклар мессенджерларны бик яраталар?
Анда шикле шалтыратуларны фильтрлау системалары юк, кәрәзле элемтә (сотовая связь) операторларыннан аермалы буларак.
Әңгәмәдәш үзенең номерын яшерә ала, ә аның урынына теләсә нинди аватар һәм имза куя ала. Мәсәлән, банкның исеме һәм логотибы, интернет-кибет, «Дәүләт хезмәтләре» порталы яки бу хакта белмәгән кешенең мәгълүматлары. Мошенникларның төрле риваять-ләре булырга мөмкин: алар гадәттә үзләрен тикшерүчеләр, оешма яки ведомство хезмәткәрләре итеп күрсәтәләр. Хәтта алар оешма хезмәткәрләренә җитәкчелек исеменнән хат язалар. Аларның максаты бер - акча һәм яшерен мәгълүмат алу. Шуңа күрә мәгълүмат гигиенасы кагыйдәләрен үтәү мөһим - картаның тулы реквизитларын, СМС кодларын һәм башка яшерен мәгълүматны хәбәр итмәү. Һәм, әлбәттә, әгәр сезнең белән акча турында сөйләшәләр һәм ашыгалар - мәгълүматны яңадан тикшерергә. Бу хәбәр иске танышларның берәр-сеннән булса да.
Үткән атнада Саранскида 13 яшьлек малай, уен валютасын сатып алу сылтавы белән, әнисенең банк картасыннан алдакчыларга 300 мең сумга якын акча күчергән.
Россия Эчке эшләр министрлы-гының Саранск шәһәре буенча 1 нче оп 42 яшьлек җирле хатын-кызга карата кылынган мошенниклык факты буенча тикшерү үткәрә.
Хатын-кыз сүзләренчә, 13 яшьлек улы, аның телефонында уйнаганда, билгесез кешенең уен валютасын сатып алу тәкъдименнән файдаланган. Билгесез кешеләрнең күрсәтмәләре буенча, малай җинаятьчеләргә гариза бирүченең мобиль банкының шәхси кабинетына керү мөмкинлеген биргән. Нәтиҗәдә, мошенниклар аның шәхси счетыннан 288 мең сум акча урлыйлар.
Исегезгә төшерәбез, берничә көн элек шулай ук җинаятьчеләр 46 яшьлек хатын-кызның счетыннан 275 мең сум акча урлап, аңа кредит картасы рәсмиләштергәннәр. Күптән түгел зыян күрүче смартфонны 10 яшьлек кызына тапшыра, ул аны уйнарга сорый. Хәзерге вакытта җинаятьләрнең шартлары һәм акча урлауда катнашы булган кешеләр ачыклана.
Эчке эшләр министрлыгының Мордовия Республикасы буенча фәнни-тикшеренү институты ата-аналарга балаларга мобиль банк кушымтасы белән телефоннар тапшырмаска киңәш итә. Акча урламас өчен, шәхси кабинетка керү өчен ышанычлы серсүз куегыз һәм аны беркемгә дә әйтмәгез.