Патриотлар тәрбияләү ае кысаларында Кадошкино районы Большеполянка төп мәктәбендә Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырларга багышланган дәресләр һәм класстан тыш чаралар үткәрәләр.
Шулай, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә Закир кызы Горчакова яшь антифашист каһарманы Көненә (8 февраль) багышланган «Каһарманнар беркайчан үлми, каһарманнар безнең хәтердә яши» дигән класс сәгате үткәрә. Анда укучылар әзерләп килгән материалларын укыдылар, шигырьләр сәнгатьле сөйләделәр. Шул рәвешле туган илгә мәхәббәт хисе тәрбияләнде;  укучылар Ватаныбыз каһарманлыгы, Россия батырлары турында мәгълумат алдылар.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева Муса Җәлилнең 112-еллыгына багышланган «Батырлык дәресе» үткәрде. Укытучы  Бөек Ватан сугышында Муса Җәлил күрсәткән батырлыгы турында сөйләде, батыр шагыйрь турында караган документаль фильм турында әңгәмә алып барды һәм дәрестә аерым урын «Моабит дәфтәрләре» алды. Укучылар сәнгатьле, дулкынландыргыч иттереп бу дәфтәргә кергән «Бәхет», «Сау бул, акыллым», «Эз», «Вәхшәт» һәм башка шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Дәрестә күтәрелгән тәрбияви максат бүген дә актуаль, чөнки без бүгенге тынычлык өчен батырларча көрәшеп вафат булганнарның исемнәрен хәтердә тотарга тиешбез. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр бит.