Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матурлыгы белән үтеп бара.
Чын кышны, билгеле инде, урманда гына тоярга була. Ә кырлар, яз җиткәнче ял итәргә уйлап, ап-ак юрганга төренәләр дә тыныч кына тирән йокыга талалар. Анда ап-ак кардан башка берни дә күреп булмый. Урманда песнәкләрнең һәм саесканның агачтан агачка сикереп йөрүе кышкы урманга азмы-күпме җанлылык өрә. Ап-ак түшәк өстендәге җәнлек эзләре дә урманның бөтенләй үк йоклап ятмавын күрсәтә. Салкын көннәрдә агачлар бәс белән каплана. Әйтерсең агачларны үтә күренмәле ап-ак ефәк белән чорнап чыкканнар. Бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык.

Урман. Сихри дөнья. Шундый урманга, урнаштырылган традиция буенча, ел саен Кадошкино районы Латышовка авылы мәктәбе укытучылары белән укучылары баралар. Быел да шулай сәяхәткә чыккан иделәр. Бер мәлгә кышкы урман балалар тавышы белән тулды, әкияттәге төсле кар өстендә учак чатырдады, казандагы су шапылдап кайнады һәм пешкән пилмәннәр исе урманны аңкытты. Һәрбер кышкы агач, урман җәнлекләре һәм кошлар бу тәмле исне сизделәр төсле. Бик гади һәм шул ук вакытта ничектер сихерле дә.
Традициягә кергән бу сәяхәт башы 2000нче елда башлана. Утыз елдан артык Латышовка мәктәбендә тырышып чит тел (немецкий), рәсем һәм сызым (черчение) предметларыннан белем биргән, мәктәп һәм Латышовка мәдәни йортындагы стендларны, әдәби газеталарны, район бәйрәмнәрен тиешле дәрәҗәдә матурлап килгән Клара Рафик кызы Резакова, бу елда унберенче сыйныфлыларның җитәкчесе буларак, кышкы урманга «сихерле пилмәнгә» барырга дигән тәгъдим белән чыга. Мондый сәяхәттә булмаганнарның бик тә исләре китә: кышын нинди урман да һәм нинди инде ул сихерле пилмән...
Тәвәккәлләп беренче тапкыр сәя-хәткә чыктылар. Кышкы урманның матурлыгын күрү, сихри пилмәннәрдән авыз итү барысына да бик тә ошый, киләсе ел кышында шул аланчыкка тагы килергә планлаштыралар; шулай традиция барлыкка килә. Быел да 5-11 сыйныф укучылары «сихерле пилмәнгә» сәяхәтне түземсезлек белән көтте. Барып карасагыз – сезнең дә исегез китәр.
Латыш мәктә-бендә хөрмәт казанган директор Татьяна Анатольевна Кадрякова таныш аланчыкка олы сыйныф малайлары белән алдан килеп, кайгыртучанлык йөзеннән, кечкенә укучылар өчен сукмак чистартып учак та ягып җибәрделәр. Чиста һава, учактагы чыбыкларның чатырдап януы шулкадәр күңелгә хуш килә! Учак тирәсенә тезелешкән балалар гаилә буларак үзләрен хис иттеләр; компьютерлары, телефоннары онытылды. Канәгать укучылар урман белән сокланып кына калмадылар, «шишки-желуди», «змейка» уеннарын уйнадылар, чаначыкларда шудылар, туйганчы карда әвәләнделәр. Кинәт, борыннарны кытыклап, тәмле пилмән исе килеп керде. Шул инде сихри пилмән исе, ахры. Арып-талып уйнаганнан соң, тәлинкәләрен тотккан сәяхәтчеләр учак янына чиратка бастылар. Кояш нурларында уйнаклап, агач ботагына эленеп үзенең чиратын көтеп торган зур чүмеч тә бу мизгелдә үзен бәхетне сизә төсле күренде. Шул бәхетле чүмеч белән Рузалия Рәстәм кызы Кандралеева белән Клара Рафик кызы Резакова укучыларга пешкән пилмәнне бүлеп бирә бардылар, ә чират - кыскара барды. Тынлыкта кашыклар шакылдаган тавыш кына ишетелде. Быел бу сәяхәттә беренче тапкыр бишенче сыйныф укучылары катнашты. Сыйныф җитәкчеләре Галина Петровна Вяльшина белән 5 клаасста укыган барлыгы биш малай читтәрәк урын алып утырдылар. Аларга игътибарны юнәлтәбез: бер агач ботагына баскан кошлар төсле, тезелеп утырышканнар, термостагы чәйләрен эчәләр. Кайнар чәйдән битләре кызарышкан, йөзләре шат. Шундый сәяхәткә, кышкы урманның тирән карына барыбызга барырга кирәктер. Бу ял олыларга да, балаларга да бертөсле кирәк. Мәктәп балалары төрле урманны яраталар, ә пилмәннесен күбрәк, ахрысы. Йөзләре уйнаклап тора. Биредә бала белән табигать бергә кушыла, күңелләр чистара. Башкача була да алмый; без бит барыбыз да табигать балалары. Шунда бәхет.

 

Наилә Насырова