Татар әдәбияты классигы, язучы һәм драматург Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев 1884 елның 27 февралендә элекке Пенза губернасы Инсар өязе (хәзерге Мордва республикасының Рузаевка районы) Татар Пешләсе авылында мулла гаиләсендә туган.
Ромодан районы Ләбәжә-Алтар һәм Атюрьево районы Түбән Пешли - Нижний Пишляй мәдрәсәләрендә белем ала. Уналты яшендә атасы белән ачуланышып, Петербург - Казан тимер юл төзелешенә китеп урнаша. Аннары Истанбулдагы Дарелмөгаллиминдә (педагогика институты) укуын дәвам итә. Икенче курстан соң Шәриф Каһирәгә китә, андагы университетның ирекле тыңлаучысы була. Матди кыенлыкларга күргәнгә, 1905 елда Россиягә әйләнеп кайта. Петербургта яшәүче абыйсы Гыймади Байгилдиев белән бергә мөгаллимлек кыла, соңыннан «Нур» газетасында хезмәт итә: мәкаләләр яза, тәрҗемә белән шөгыльләнә, шигырьләр иҗат итә. 1906 елда «Садә» («Аваз») исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.
1910 елда Оренбург шәһәренә китә. Анда «Вакыт» матбугатында хисапчы, корректор, әдәби хезмәткәр булып эшли. Бер үк вакытта әлеге газета һәм «Шура», «Кармак» журналлары битләрендә актив рәвештә үзенең әсәрләрен бастыра. Сәхнә әсәрләре күренә: «Акчарлаклар» (1914), «Хаҗи әфәнде өйләнә» (1915).
1925нче елдан - Казанда. Биредә ул соцреализм рухындагы әсәрләр яза: «Матур туганда», «Таң атканда» романнары, «Таулар», «Ут», «Козгыннар оясында», «Томан арты» пьесалары. Михаил Шолоховның «Күтәрелгән чирәм»ен тәрҗемә итә.
1934 елда СССР Язучылар берлегенә алына. «Халык дош-маннары» Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗми, Гомәр Гали белән «элемтә тоткан өчен» ВКП(б)дан чыгарыла. 1950 елда Островский урамындагы квартиры әдипнең Йорт-музее ителә.
Мордовиянең төрле почмакларында Шәриф Камалга багышланган ачык дәресләр, класстан тыш чаралар үтә һәм үтәчәк. Республикабызда алдагы елларда да язучының туган көннәре олылап үткәрелә иде.  
Быел үтәчәк юбилей  кичәсе турында да язачакбыз.