21 февральдә Мордовиянең А.С.Пушкин исемен йөрткән Милли китапханәсендә Мәдәният, милли сәясәт, туризм һәм архив эшләр министрлыгы ярдәмендә Идел буе фин-угр халыклары мәдәнияты Үзәге (Поволжский центр культур финно-угорских народов) «Туган тел – халык күңелендә!» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Халыкара туган тел көнендә мордва телләре буенча үткән регионара олимпиадасында катнашкан чит регион вәкилләре дә булды.

Халыкара туган тел көне телләрне һәм мәдәниятләрне яклау һәм саклау проб-лемасына дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын юнәлтү максатында 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30 сессиясендә гамәлгә куелган иде. Һәм бу бәйрәм җир шарының бөтен почмагында да билгеләп үтелә. Халыкара туган тел көнен үткәрү Мордовиядә матур традициягә әйләнде.
“Хәзерге вакытта дөньяда җиде меңнән артык тел һәм диалект исәпләнелә. Ләкин, барлык терек-лек кебек үк, аралашу теле дә яшәүдән туктарга мөмкин. Соңгы вакытта аларның саны кими бара һәм күпчелегенә бөтенләй юкка чыгу куркынычы яный. Бу – билгеле бер дәрәҗәдә коммуникацияләр үсешенә, глобальләшү басымына, халыкның миграциясенә бәйле һәм бөтен дөньяны борчый торган мәсьәлә...”, - дип сүзен башлады Мордовия мәдәният, милли сәясәт һәм архив эшләре министры беренче урынбасары Александр Иванович Карьгин. Ул регионыбыз халкының дус-тату яшәве, аларның милли мәдәниятларын, телләрен саклау буенча башкарылган эшләр, уңышлар турында сөйләде һәм бу өлкәдә алдынгы хезмәткәрләргә министрлык Рәхмәтен тапшырды. Мордва, рус милләт вәкил-ләре белән бергә, Дубенка районы Кочкурово урта мәктәбендә озак еллар тырышып балаларга татар теле һәм әдәбияты буенча белем, тәрбия бирүче Альфия Кетдус кызы Узбяковага Министрлык Рәхмәтен тапшырды.
Альфия Кетдусовна туган телен, әдәбиятын ихластан яратып киләчәк буынга өйрәтә. Ул югары категорияле белгеч, укучылары предмет олимпиадаларында призлы урыннар яулый, конкурсларда - беренчеләр. Аның һәрбер дәресе, тәрбияви чарасы уйланылып үткәрелә. Татар телен саклау өстендә балалар һәм аларның әти-әниләре, Ломат авылы якташлары белән күп эшли.
Россия дәүләте күпгасырлык тарихы, үз лингвистик мохите һәм үзенчәлекле мәдәнияте булган йөзләгән халык өчен туган йортка әверелгән. Шулай ук Мордовиябез дә. «Дәүләтнең күптеллелекне булдыру һәм аңа ярдәм итү буенча максатчан адымнары, законнар чыгарып җайга салуы, җәмәгатьчелекнең бу өлкәдәге эшчәнлеге аеруча мөһим...», - дип искәртеп үтте Мордовия халыклары Ассамблеясы рәисе Юрий Александрович Мишанин һәм шулай үз оешмасының Рәхмәтләрен мукшы, әрзә матбугаты хезмәткәрләренә тапшырды.
Мордовия халкының дуслык йорты директоры Раиса Ивановна Акашкина телнең тормышта тоткан урыны, дәрәҗәсе турындагы сүләреннән соң, туган телне, милли традицияләрне саклау һәм үстерү өчен тырыш хезмәт куючы төрле милләт вәкилләре белән бергә, Мордовия татарларының «Якташлар» милли-мәдәни автономия правлениясе рәисе Надия Низаметдин кызы Азисовага, «Юлдаш» дигән Мордовия татарларының иҗтимагый-сәяси газетасы корреспонденты Наилә Хәлил кызы Насыровага Рәхмәтен тапшырды.
Тантанада Рафаиль Зәки улы Аширов җитәкчелегендә татар телен, мәдәниятын саклауда зур өлеш керткән Мордовия милли-мәдәни автономиясенең ролен сәхнәдән ишеттерделәр. Тагы татар телен һәм әдәбиятын мәктәпләребездә өйрәнү турында, Мордовиянең Халык шагыйре исемен йөрткән Камиль Абидулла улы Тангалычев җитәкчелегендә Мордовия татарларының «Юлдаш» дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы уңышлы эшләп килүе турында әйттеләр. Кичәне алып баручылар эфирда татар телендә «Туган тел» радиотапшыруы чыгуы, «Мәгариф» татар китапханәсе эшләве, үткән 2018нче елны Фагим Фатих улы Шафиев җитәкчелендә Ислам мәдәни Үзәге ачылуы турында да сөйләделәр. Мордовиябез горурлыгы булган олы татар әдәбияты классиклары Хади Такташ, Шәриф Камал, Абдрахман Абсалямовны искә алдылар. Ләмберәбездә ел саен «Сабантуй» милли-фольклор бәйрәмебез киң билгеләнеп үтүе турында да яңгырады.
Мордовия татарларының «Якташлар» милли-мәдәни автономия правлениясе рәисе Надия Низатетдин кызы Азисова чарадагы чыгышында болай диде: «Туган тел - тарихның рухы, җаны ул. Туган тел – бала тугач та үзләштерелә башлаган олы хәзинә икәнлеге көн кебек ачык. Баланың ана телен үзләштерүе һәм аны актив куллануы, шул телдә тәрбия һәм белем алуы һәрьяклы үсеше өчен уңай шарт булып тора. Белгәнебезчә, кеше ни хәтле күбрәк тел белсә, шул хәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Моңа тарихтан күп мисаллар китерергә булыр дип уйларга урын бар». Тагы ул туган теленең һәр кеше гомерендә тоткан урыны,  Халыкара туган тел көненең нинди максатлар күздә тотып килеп чыгышы, Мордовия татарларының «Якташлар» милли-мәдәни автономиясе бу юнәлештә башкарган матур эшләре турында ишеттерде; бөек шагыйребез Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен яттан сәнгатьле сөйләде. Ул: «Кадерле дуслар! Беркайчан да үз тамырларыгызны онытмагыз, чөнки Туган телне сөймичә, Туган илне яратып булмый. Күпмилләтле республикабызда яшәүче һәркем өчен бу көн һәрвакыт Тынычлык, Мәрхәмәтлелек һәм Татулык бәйрәме булсын!», - диде сүзен йомгаклап.
Чара мукшы, әрзә, рус, татар, украи-нлылар, әрмән, әзербәйҗан, еврей, үзбәк һәм башка милләт халкының шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды; презентацияләрдән өзекләр күрсәтелде. Бәйрәмнең яме булып, «Мордовия Татар кызы-2018» республикабыз конкурсы җиңүчесе Наилә Текарева башкаруында «Ник соңладың» җыры яңгырады.

Наилә Насырова