Мордовия хатын-кызларының «Чулпан» җәмгыяви оешмасы җитәкчесе Надия Низаметдин кызы Азисова барча хатын-кызларны Яз һәм 8 Март бәйрәме белән ихлас күңелдән котлый!
Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул бала да тудыра, йорт-җирен дә карый, аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый, шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары хатын-кыз гына булдыра ала.
Газиз әбекайлар, гаилә учагын сүндерми саклаучы, батырлар үстерүче аналар, сөйкемле апа-сеңелләр!
Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нур чәчеп торсын. Йортларыгызда иминлек булсын, тормышыгызга бәрәкәтлелек, сөю-сәгадәт, уңышлар алып килсен. Күк йөзе аяз, ә бәйрәмнәребез котлы булсын, хөрмәтле  хатын-кызлар!