Туган яктан туйган юк, диләр бездә.Чыннан да шулай. Бу хис барыбызга да таныш һәм якын.
Мордовия республикасы Дубенка районының ямьле бер җирендә туган Ломатым урнашкан. Авылыбызны бер яктан урман яклый, ә җил-давыллардан - таулар саклый. Елдан-ел күбрәк авылыбыз төрле матур үзгәрешләр кичерә: сыйфатлы юллар салына, я бүрәнәдән, я кирпечтән зур якты йортлар төзелә. Ломатның уртасында, тирә-якка нур өстәп, мәчетебез балкып тора. Яз башлары килеп җитүгә, хуш исләр аңкытып чәчәк аткан чия-алмагачлы бакчалар күңелләрне нечкәртә. Туган авылымның иң зур горурлыгы, хәзинәсе – аның хезмәт сөюче, тырыш, халык өчен янып яшәгән якташларым. Шуларның берсе турында язасы да язасы килә. Яраткан укытучыларымның берсе булган Наилә апа Исмаил кызы Хайретдинова турында язмам. 1946нчы елның 26нчы февралендә хөрмәтле Исмаил абый белән Алимә апаның өченче балалары булып Наилә апа якты дөньяга килә. Кечкенәдән ук ул тормышта үзенең лаеклы урынын табар дип өметләр белдерә; акыллы, тырыш, матур, башлаган эшен җиренә җиткереп башкарга өйрәнеп үсә. Олы абыйларыннан бик иртә укырга-язарга өйрәнә, белемгә тартыла. Алты яшеннән үзе теләп беренче класска укырга китә. Бу заманы өчен сирәк очрак була. Зур теләк белән йөргән Ломат мәктәбендә бик тырышып гел «5» билгеләренә генә укый. Бишенче класста бик тә кызыксынып немец телен өйрәнә. Кирәксенеп укый Наилә апа бу телне. Укытучы булырга хыялланган бала немец теле буенча бирелгән өй эшләрен классташларына шул вакытта ук үтәргә булыша. Хыял ул бер нәрсә, ә тормыш юлы – икенче. Шулай, 1946нчы елны, мәктәпне тәмамларга җыенганда, Наилә апаның әтисе Исмаил абый, кызганычка каршы, үлеп китә. Сәләтле укучы урта мәктәпне тәмамласа да бу елны максатына ирешә алмый, укырга керергә бармый кала. Ярдәмгә укытучылары килә - мәктәптә укытырга калырга чакыралар. Шулай Наилә Исмаил кызының туган авылы мәктәбендә педагогик биографиясенең беренче бите ачыла, немец теле буенча белем бирә башлый. Икенче елны М.Е.Евсевьев исемендәге Мордовия педагогия институтының чит телләр факультетына укырга керә. Тәртипле һәм тырыш студент 1970нче елны «кызыл диплом» алып туган авылы Ломат мәктәбендә дипломлы педагог буларак хезмәтен дәвам итә. Мәктәптә укучылары, коллегалары, укучыларның ата-аналары арасында Наилә апа зур хөрмәт яулый; аны яраталар.
«Наилә апа безне бишенче класстан алып укыта башлады, - дип истәлекләрен яңарта аның укучысы Муракаев Рафик. Классыбыз зур булганга, немец теленә ике подгруппага бүленеп бара идек. Аның дәресләре кызыклы иде, үтеп киткәнен сизми дә кала идек, чөнки заманча яңа технологияләр кулланып дәрес үткәрә булган, моны без үскәч аңладык. Дәресләргә проигрыватель китереп немецча җырлар, шигырьләр өйрәтә иде...»
Мәрьям Ибрагим кызы гомере буе клубта директор булып эшләде. Исенә төшерә ул: «...Наилә килү белән клубта да эшебез алга китте. Без ул вакытта мәдәният учагында пьессалар куя идек. Ул актив катнашучыларның берсе булды; рольләрне чын артистлар күк башкарды. Концерт программаларын үзе төзде, үзе алып та барды. Концертларны Ломатта гына түгел, күрше авылларга да чыгып күрсәтә идек».
Шәхси тормышы да бик матур башланып китте. Озакламый нечкә билле, кара чәчле, ямьле кыз авылның яхшы егетенә – Сайфетдинов Анвәргә кияүгә чыты. Тормыш иптәше белән бергә мәктәптә якташларының балаларына белем бирделәр, матур йорт та салып өлгерделәр. Әмма туган авылында яшәргә, мәктәбендә озак укытырга туры килмәде Наилә апага. 1976нчы елны Нижний Тагил шәһәренә туган авылын, яраткан эшен ташлап китәргә мәҗбур булды. Әмма туган Ломатын, халкын беркайчан онытмады, хәбәрләшеп, аралашып, килгәләп бүген дә тора. Ерак яңа җирдә, яңа коллективта яңадан эш башлап җибәрә ул. Зур шәһәргә килеп җитү белән Наилә апа кичке мәктәпкә эшкә урнаша. Ренат мәктәпкә киткәч, икенче балалары – Шамиль туа. Бу вакытта тормыш иптәше Анвәр укый да, эшли дә; аңа да җиңелдән булмый. Ә укуын тәмамлагач, Урал вагоннар заводына цех начальнигы булып эшкә урнаша. Шулай яңа җирдә тормышлары матурланып китә. Наилә апа шәһәрнең 39нчы мәктәбенә немец теле укытырга күчә. Яшь укытучының мәктәп җитәкчеләре сәләтен, булдыклылыгын тиз сизеп алалар һәм аны партоешма секретаре булып куялар. Аннары завуч буларак та эшли башлый. Уңышлары көннән-көн арта аның, барган юлында тукталып торырга яратмаган Наилә апаны директор вазыйфасын үтәргә кыстыйлар. Ул УрГЭУда укып экономика һәм управление белгечлеген дә алган була инде. Бүген Россиянең 100 иң яхшы мәктәбе арасында Нижний Тагилның 39 номерлы лицее дә бар. Шул лицейны Наилә апам Исмаил кызы Хайретдинова 20ел буена җитәкли, директор вазыйфасын үти. Директор беренче чиратта зур таләпләрне үзенә куя, аннары коллективына. Тырыш хезмәтләре өчен Наилә апам һәм лицее олы бүләкләргә, грамоталарга, Грантларга лаек. Президентыбыз В.В.Путин кулыннан да «Иң кыйммәтле» бүләкне ала. Бүләкләренең кайберләрен әйтеп китим: Отличник народного образования РФ,  Почетная грамота Министерства общего и профессионального образования Свердловской области , Почетная грамота Губернатора Свердловской области, Серебряный Знак Законодательного Собрания Свердловской области, Отличительный Знак губернатора Свердловской области һәм башкалар.
Агымдагы елның 26нчы февралендә Наилә Исмаил кызы Хайретдинованың 70-яшьлек Юбилее үтте. Ул бүген дә мәктәп директоры буларак хезмәтен дәвам итә.
Хөрмәтле Наилә апа!
Сезне олы бәйрәмегез-Юбилеегыз белән котлыйбыз! Тормышыгызда кояшлы матур көннәр күбрәк булсын. Балаларыгыз, якыннарыгыз гел куандырып торсыннар. Сәламәтлек, бәхет, хезмәтегездә тагы да югары уңышларга ирешүегезне, изге ниятләрегез тормышка ашуын телибез. Без сезнең белән горурланабыз. Бу теләкләрне Ломаттагы коллегаларыгыз, дусларыгыз, укучыларыгыз юллыйлар.

Мәзидә Муракаева