Игенченең уңганлыгы кырларыннан беленә. Ә савучыныкы? Чиста сыердан, сауган сөтеннән генәме? Юк, эш күрсәткечләреннән генә дә түгел, нәтиҗәләреннән беленә.
Атюрьево районы Усть-Рахмановка авылында 1953нче елны колхозчы гаиләсендә Мершидә Абдулхай кызы Байчурина туа. Яшьли әтисез калып үсә: Абдулхай абзи бик иртә бакыйлыкка күчә. Гаилә башысыз гомер итүләр җиңел булмый. Бертуган кызларын, Мершидә белән Адиләне аякка бастыру өчен, әниләре Фәридә Хасян кызы икенче тапкыр Фатих абыйга кияүгә чыга һәм яңа әти кызларга чын мәгънәсендә Әти була. Ике кызны бик тә үз итеп тәрбияли. Авыл кешесенең балачагы бертөр-лерәк үтә. Эш белән бергә. Мершидә Абдулхай кызы туган авылы Усть-Рахмановка мәктәбен тәмамлап, әнисе Мершидә апа белән сыерлар саварга эшкә урнаша. Беркемгә дә сер түгел, ферма эше – җиңел хезмәт түгел. Аяктан резин итек, кулдан чиләк белән сәнәк төшми 90нчы елларга кадәр сыер савучыларының. Әмма халык тырыша. Шул исәптән, сыер савучылар да. Җитез, булдыклы кыз тиз арада күрсәткән уңышлары белән беренчеләр рәтенә чыга һәм озак еллар «Коммунар» колхозының алдынгы сыер савучысы булып, фотосы Мактау такталарында эленеп тора. Мәктәп белеме белән генә ризалашып калмый Мершидә Абдулхай кызы, профессия үзләштерә. Зоотехник дипломы алгач, таналар группасына күчерәләр аны, чөнки беренче бозаулый торган сыерларны савучыларга зоотехния өлкәсендә белемле кеше булырга кирәк. Ул группасындагы таналарының һәрберсенең холкын белеп эш иткән. Пләмәле сыерларны сайлап алып бозаулаткан, хәлсез туган бозауларын сөтлебикәләр янында тиешле вакытка кадәр-ныгыганчы тотып үстергән. Әйтеп китәргә кирәк, гаиләле сыер савучыларның иртән балаларын мәктәпкә озату, өй эшләре белән бергә, сөйләп бетермәслек авыр хезмәтләре була. Бу елларда сыерларның күбесен кулда сауганнар һәм сөтле флягаларны күтәрергә дә туры килгән, капчыктыгы фуражны да өсләрендә ташып малкайларны ашатканнар. «Ашату, саву һәм карау технологиясен гел контрольдә тотсаң, сыерлар сөтне мул бирә. Бары тик, яхшы карасаң һәм тәмле ашатсаң гына сөт күләме арта иде. Бозаулар да тыпырдап торды. Вакыт үтү белән заманалар үзгәрде, сыер саву технологиясе башкарды, шартлар да яңа. Бүген аппаратлар белән савып, трубалардан сөт тиешле урынга ага», - ди яшьлеген сагынган Мершидә Абдулхай кызы Байчурина. Әмма Мершидә апа ул замандагы эштән сынмый да, сыгылмый да - хезмәт алдынгысы була. Колхозларының соңгы көннәренә кадәр ул сөт фермасы рәисе (МТФ заведующие) булып эшли һәм сөт фермасы өчен җаваплылык тулысынча аның өстендә була. Тырыш хезмәте нәтиҗәләре буларак, аның күптөрле грамоталары бар: районнарының, республикабызның, Россияның. Алар арасында «Знак Почета» ордены да бар. Бу орденны аның сөт саву буенча нәкъ югары күрсәткечләргә ирешкән өчен тапшырыла. Гаиләсе, ике бала анасы булуга карамастан, озак еллар җәмәгать эше белән дә шогыльләнә ул - Атюрьево районы райсовет депутаты да була. Авыл мәсьәләләрен район күләменә күтәреп хәл итә торган булган.
Бүген ул хезмәт ветераны. Мершидә Абдулхай кызы Байчурина, лаеклы ялга чыккач, тормыш иптәше Ринат белән, уллары Руслан һәм Рушанның балаларын, оныкларын тәрбияләргә булышалар. Балалары Мәскәүдә яшәсәләр дә, еш йөреп торалар әти-әниләренә, ә оныклары җәй көне Усть-Рахмановкада милли рухка чумып ял итәләр. Мершидә апа уңган хуҗабикә дә. Өй ишекләрен ачуга, аның тәмле бәлеш һәм пәрәмәч исләре борын-нны котыклый, авызга сулар килеп китә. Уңган кулинарыбыз рецептларын да сораганнарга бирә. Алар өенә килгән һәрбер кешене шат йөз белән каршы алалар; татарларга хас булган кунакчыллык буенча, чәй эчмичә җибәрмиләр.

Наилә Насырова