27нче февраль көнне Рузаевка муниципаль «Шәһәребезнең һөнәр ияләре»(«Город мастеров») дигән конкурс үтте. Ул «ЮНИТЭР» дигән бинада булды.  Бу  бәйге  һәр ел үтә. Ярышта барлыгы унике  мәктәп катнашты.  
Татар Пешләсе мәктәбе дә  катнашмый  калмады.  Командада 5нче сыйныфтан алып, унынчы сыйныфка кадәр укучылар катнашты. Барлыгы ун укучы ярышты. Алар: Боков Дмитрий, Чистов Ильсур, Рыжов Антон, Толстяков Салават, Каштанова Карина,  Туктарова Алина, Чугунова Камила, Умарова Алина, Чавкина Амина, Ксенофонтова Виктория. Һәрбер укучының үз тукталышы. Мәсәлән, Алина «Карвинг» - өстәл күрке, Илсур - «Медицина» - беренче ярдәм итү, Карина «Матурлык салоны» - прическа ясау, Амина - энәләр кадау өчен эшләпә ясады, Антон - «Төзү эше», төзү материалларын буяу, Салават - компьютерда «Моделирование», Вика - «Кондитер», крем белән тарталеткалар бизәү, Камила - «Пресс центр», интервью алу, Дима - компьютер җыйды. Ярышучылар алдан сайлаган профессияләре буенча белем туплаганнар, кулларын шомартканнар; кызыклы үтте, ярыш көчле булды. Чәчәк Сафиевна белән мин, Сания Спартаковна дә анда булдык. Барысын күзәтеп тордык. Һәрберсе адына куелган максатны бик әйбәт үтәп чыктылар. Молодцы!
Нәтиҗәләр ясалды. Татар Пешлә мәктәбен бик мактадылар. Унике мәктәп арасыннан  безнең укучылар 3нче урын яуладылар. Бүләккә Диплом һәм тәмле торт белән лимонад  тапшырдылар. Торт өстенә «Город мастеров» дип тә төрле төсле буяулар белән язып куйганнар. Мәктәпкә кайткач, укучылар шатланып сыйландылар. Аралашканда: «Бик ошады, киләсе елга тагын да  тырышырбыз», - дип әйттеләр Татар Пешлә мәктәбе укучыларыбыз.

Сания САЛЯЕВА