Атюрьево районы Кышторуда – Большой Шуструй авылында гомер итүче Рәисә Ахать кызы Тимашова авылдашларының ихтирамын яулаган кешеләрнең берсе.
Кыштору авылы - ул республикабызның көнбатыш ягы Атюрьево районында, Торбеево тимер юлыннан 20 километр ераклыкта урнашкан авыл. Бу авылда, 2010 елгы халык санын исәпкә алу буенча, 180 кеше яши. Ә бит 1913 елгы язмаларда 273 йорт (1 574 кеше); 3 мәчет, 5 татар мәктәбе, тегермәннәре, 2 тимерчелек утары, 8 кибетләре булган бай татар авылы булган дип язылган тарихи чыганакларда.

Бүген, тирә-якка кешеләре белән макталган Большешуструй авыл администрациясенә түбәндәге авыллар керә: РСФСР атказанган укытучысы М.А.Котлышованың туган авылы - ике йөз егерме ике кеше яшәгән Усть-Рахмановка, җитмеш дүрт кеше яшәгән татар әдәбияты шагыйре һәм әдибе Ф.Н.Агиевның туган Татар Тенеш - Тенишево авылы, унбер кеше яшәгән Кече Кышторуда (Малый Шуструй), бер кешелек Сафаровка.
1992 елдан алып таркалганчы, Кыштору «Восход» колхозы үзәге булып торган. Рәисә Ахать кызы нәкъ Кыштору авылындагы «Восход» иген кырларында төрле хезмәттә булган, бетмәс-төкәнмәс колхоз эшләрен башкарган; җәйләрен авылдашлары белән бергә тырышып печән җыйган, иген үстергән, ералма (җир алмасы дип бәрәңгене атый бу як кешеләре) җыйган, токка йөргән... Аннары авылдашларына колхоз ашханәсендә тәмле-тәмле ашлар пешергән. Пешекченең уңышы аның ризык әзерләү технологиясен яхшы белүеннән һәм продуктларның яхшы сыйфатлы булуыннан гына да тормый. Ризыкны күңел һәм кул җылыңны биреп әзерләмәсәң, ул килеп чыкмый. Якты йөз белән каршы алмасалар, ризык та тәмле тоелмый. Һәр көнне төрләндереп, тәмледән-тәмле ризык-лары белән сөендерә белгән Рәисә Ахать кызы Тимашова. Оста пешекче ризыкның серен, «тел»ен белә. Шул ук тары яки карабодай боткасын ашаганда, кунак ашы белән сыйлангандай хис итәсең үзеңне.
Рәисә Ахать кызы юкка гына аш пешерүче булып эшләмәгән; ул бик тә ашлар пешерергә ярата икән. Кышторуда яратып пешерелгән татар халык ашларыннан катламасын, бәлешләрен ашаганнар бик тә мактый аны; тәм-лелекләре турында сөйләп бетереп булмый, диләр. Уңган хатын. Шуңа җитәкчеләр, «Восход» колхозларының уңышына өлеш керткән тырыш хезмәт-кәрне, аш пешерүче Рәисә Ахать кызы Тимашованы бүләкләр һәм грамоталар тапшырып зурлаганнар.
Тормышта да уңган ул. Кыштыру авылында мал-туар фермасы мөдире, тракторист, комбайнер булып тырышып хезмәт иткән Халим Исмәтулла улы Тимашов белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Зульфия белән Марат улларын гына түгел, өч кыз - Алсу, Ирина, Диана һәм бер малай - Ринат оныкларын да яратып, сөеп үстерергә ярдәм итәләр. Марат уллары гаиләсе белән Мәскәүдә матур гына яши. Җәй көннәре Кышторуда гомер иткән әни-әтиләре янына сагынып киләләр.
Зульфия кызлары, тормыш иптәше Әдип белән, Алсу һәм Ринат балаларын тәрбияләп үстерәләр. Зульфия ханым Усть - Рахмановка ФАПында (бирегә тагы Татар Тенеше авылы керә) фельд-шер булып хезмәт итә. Якташлары, дәвалау бинасы галанка белән ягылса да, башта ОРВИ, гриппка каршы прививка ясатырга килсәләр, ә бүген регионыбызны урап алган шул авырулардан дәваланырга йөриләр. Зульфия Халимовна белән аралашканда, каты авырган халыкны районыбыз дәваханәсенә юллыйбыз, дип әйтте. Шунысы куандыра, ди әңгәмәдәшем, бүгенгә ОРВИ белән авыручыларыбыз азаеп килә. Кичә генә ФАПбызда диспансеризация үтте. Шулай итеп, Рәисә апа белән Хәлим абый Тимашовлар тормышта үз урыннарын таба белгән матур балалар тәрбияләгәннәр.
Тирә-күршеләре белән дә бик тә дус тора Рәисә Ахать кызы Тимашова. Пешкән ашы белән дә рәхәтләнеп бергәләп чәй эчәләр. Ул безнең белән катлама рецепты белән уртаклашты; 8нче март бәйрәмендә, бәлкем, хатын-кызларыбыз пешерер. Кышторуда хворостны катлама дип әйтәләр. «Мәсәлән, егерме катлама өчен 8 йомырка, аз гына тоз, дүрт уч шикәр комы, бармак очына элеп кенә чәй содасы салырга кирәк. Әлеге ризыкларны барысын кул белән бер ун минут болгатасы. Аннан соң бераз гына он кушабыз да камырны әзерләп куйган тактага бушатабыз. Камыр артык онны үзенә алмый - каты да, йомшак та булмасын, сез аны тоярсыз, ул «уйный» башлый, - ди Рәисә ханым.- Камырны үзләнгәнче басабыз. Катламаны кискәннән соң бераз ял иттереп тотарга кирәк. Киселгән тасмаларны, роза чәчәге төсле кат-кат уратып, катлама ясап тирәнрәк табада майда пешерәбез. Пешкән катламаларга шикәр пудрасы сибәм. Чәй янына матур һәм тәмле ризыкны яше-карты ярата».

 

Наилә Насырова