Кадошкино районында яшәүче Байчуриннар - Руслан Хәлил улы белән Наталья Викторовна гаиләсе өчен 17 февраль бәхетле көн булды. Кадошкино районы башлыгы А.В. Чаткин торак алу яки төзү өчен сертификат тапшырды. Байчуриннар гаиләсе - Россия Феде-рациясенең “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” (Государственной программы Российской Федерации “Комплексное развитие сельских территорий”) дәүләт программасында катнашучылар, чөнки гаилә башлыгы – “Мир цветов” авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәре. Гаилә яшь һәм күпбалалы; анда өч бала тәрбияләнә - Альмира, Алсу һәм Камилә.
- Чыннан да, безнең өчен бу көн үзенчәлекле булды, чөнки һәр тапкыр сертификатлар тапшырмыйлар, - ди Руслан Хәлил улы. - Без гаилә советында “хыялда йөргән йорт”ыбызны төзиячәкбез дип хәл иттек; анда уңайлы, җылы булсын һәм, әлбәттә, кызларга кайда уйнарга, ял итәргә һәм киләчәктә дәресләр әзерләргә дә җай лы бүлмәләр бүлеп бирергә җыенабыз. Урынын да Кадошкино үзәгендәге Терешкова урамын сайладык инде.
Шундый программа бар һәм авылда эшләп, анда катнашырга мөмкин. Чөнки һәр гаиләнең төп өлешен тәшкил иткән нәрсәләр - эш һәм торак. Шуңа күрә безнең гаилә бу яктан бәхетле, һәм мин шуны билгеләп үтәсем килә: без кече ватаныбызда, Мордовиядә яшәргә калабыз!

Н Хәлил