«Призыв» гәҗитендә Ләмберә районы халкының матур эшләре турында күп языла. Чираттагысы социаль контракт турында.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар, ди халкыбыз. Ләмберәдә яшәүче Альмира Абдулхак кызы Биктяковага, үз эшен башлап җибәргәндәге авырлыкларны җиңәргә социаль контракт ярдәм иткән. Аның кибете җирле халык өчен сәүдә ноктасыннан зуррак мәгънәдә, чөнки бирегә килгән якташлары бер-берсе белән аралаша, тәҗрибә уртаклаша һәм соңгы яңалыклар белән таныша. «Өй янындагы кибет» тә шулай булырга да тиеш.
Кибет хуҗасы Альмира Абдулхак кызының хыялын тормышка ашырырга социаль контракт булыша. - Мин егерме елга якын Мәскәүдә эшләдем, - ди Альмира ханым Биктякова. – Анда бүгенге көнгә кадәр яшәр һәм эшләр идем, әмма мәсьәлә кабыргасы белән торды - әнигә даими кайгырту кирәк булды. Аңа инде 85 яшь һәм минем ярдәмемнән башка ул тормышын дәвам итәлмәячәк. Мәскәүдә эштән китәргә һәм туган якларына кайтырга туры килде.
Туган җиргә кайткач, язма героебызга эш эзләргә туры килә. Төрле вариантлар була, әмма Ләмберә Большевистская урамындагы коммерция ноктасы ачу иң уңайлыларыннан: буш кибет бинасыннан әнисе йортына кадәр – ике адым юл; шәхси тәҗрибә һәм бухгалтерлык белеме бизнес өчен бик яхшы мөмкинлек. Барысын башлап җибәрү өчен эш «кечкенәдә» торган - акча кирәк булган.
- Мин барлык вариантларны башымнан уздырдым: акчам җитми. Җиһазлар җыя алыр идем, ләкин аренда һәм товар сатып алу өчен түли алмас идем. Кредит алырга уйладым. Тик сәүдә ноктамда нинди финанс әйләнеше булырга мөмкинлеген күз алдыма китердем. Нәтиҗәдә, сәүдәнең барлык акчалары кредитны түләүгә китәр иде.
Ләмберә соцзащитасына бардым. Ышандым да, барысы да килеп чыгар дип ышанмадым да. Чынлыкта, бу бөтенләй җиңел эш түгел. Документларны җыярга, заявканы дөрес рәсмиләштерергә кирәк иде. Бу эштә «Мордовияның Ләмберә районы буенча халыкны социаль яклау» хезмәткәрләре ярдәм итте, әмма төп эшне мөстәкыйль башкарырга туры килде. 2022 елның мартына социаль контрактка гариза рәсмиләштерелде. Май аенда акча керде. Берәрсе өчен 250 мең сум аз кебек тоелса да, миңа берничә җиһаз (киштәле витрина, касса аппараты) сатып алырга, арендага һәм беренче товарны сатып алуга да җитте. Минем хыялым тормышка ашты - кибетемне ачтым, ди.
Белгәнебезчә, күп әкияттәге теләк үтәлешендә бетә. Ләкин без әкияттә түгел. Сәүдә ноктасы эшли башлаган, сатып алучылар булган һәм проблемалар да үзләрен озак көттереп тормаган. Шул вакыт Абдулхак кызы Альмира барлыкка килгән мәсьәләләрне чишә алуына шикләнмәгән, чөнки ул үз клиентларын яхшы белә. Урам зур булса да, урта яшьтәге кешеләр иртә белән эшкә китәләр һәм еш кына өйгә кайтышлый зур кибет хезмәтеннән файдаланалар. Аның сатып алучылары - өлкән яшьтәге кешеләр һәм балалар, шуның турында бизнес планында язган да инде:
- Мин шунда ук әбиләремә товарның очызлысын, пенсиядән сатып алырга булганын китердем һәм хаталандым: пенсионерларыбыз арзанны алмыйлар, икән. Хәзер үзем кулланган товарны гына йөртәм.
Кибет ассортиментын сатып алучылар теләгенә карап яңарта эшмәкәребез. «Йорт янындагы» сәүдә ноктасы өчен стандарт азык-төлек җыелмасы: икмәк, сөт һәм сөт продуктлары, колбаса һәм җиләк-җимеш, ниндидер матур пакетлардагы вак-төяк.
Хәзер сатучы нинди икмәк һәм күпме тәкъдим итәргә, нинди туңдырма йөртергә, күпме балык сатып алырга икәнен белә. Барысы да яхшы сыйфатлы булырга тиеш. Мәсәлән, икмәкнең Починковскиен гына алалар. Башкаларын да сатарга тырышкан, әмма икмәкнең яртысын кире кайтарырга туры килгән. Әйе, товардан тагын да мөһим деталь - аралашу. Өлкән яшьтәге сатып алучылар кибеткә товар артыннан гына түгел, ә аралашу өчен дә килә. Кемдер моны авыл белән аралашу гадәте дип атар, без бизнес-стратегиянең «клиент белән шәхси эш» дип аталган өлеше буларак карый Альмира Абдулхак кызы. Шулай көн артыннан көн үтә: кибет, сатып алучылар, товар сатып алу, йорт, йокы һәм тагын яңадан... Шимбә көнне Абдулхак кызы Альмираны кызы алыштыра.
- Кайчагында еларга хәлем җитә: эшлим, тырышам, ә исәпләсәм – акча кулда калмый диярлек, ди әңгәмәдәшебез. - Безгә бигрәк тә январь ае салкыннары җәберлек китерде. Кибетне җылыту тәүлек буе максимумда эшләде. Моның өчен күпме акча китәчәген әле санамадым да.
Һәм, әлбәттә, конкуренция зур икәнен беләбез. Зур сәүдә челтәрләре һәм бай кибетләр сатып алучыларны үз әсирлегенә алырга өндәп торалар. Шуңа күрә Альмира Абдулхак кызы өчен мактау буларак «...ни өчен без сумкаларны ерактан тартып китерәбез икән, синең кибетеңдә дә бар икән» яңгырый. Без хәзерге шартларда бизнес алып бару кыенлыкларын тасвирлыйбыз, кемнедер куркыту өчен түгел. Үз эше турында хыялланган һәм социаль контрактка мөрәҗәгать иткән һәркем әкият булмаячагын аңлавы мөһим. Сезгә балык түгел, ә кармагы бирелә. Калганнарының барысы да авыр хезмәтегезгә бәйле. Әмма язма героебыз:
- Минем эшем үсә: теләгәнемчә тиз түгел, ләкин ул үсә. Кайчак авыр булса да, кибетемне ташламаячакмын һәм бизнестан баш тартмаячакмын. Артка юл юк, димәк, алга барырга гына туры киләчәк. Анда бик күп кыенлыклар һәм киртәләр, җиңел булмаган даими хезмәт булачак. Уңыш та булачак, - ди үз эшенең хуҗасы.
Альмира Абдулхак кызы Биктякова бүген нәкъ менә шул хакта хыяллана һәм кибетенең исеме булуын тели: «Мөмкинлекләр булгач, мин матур билге заказ бирәчәкмен һәм кибетемне оныгым исеме белән атыячакмын».

Наилә НАСЫРОВА әзерләде